Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанда Русия хәрбие атып үтергән гаиләне җирләделәр


Еревандагы Русия илчелеге каршында протест чарасы. 15 гыйнвар.
Еревандагы Русия илчелеге каршында протест чарасы. 15 гыйнвар.

Әрмәнстанның Гюмри шәһәрендә үз өйләрендә атып үтерелгән бер гаиләне җирләделәр. Ирле-хатынлы Аветисяннар, кызлары, уллары, килене һәм ике яшьлек баланы үтерүдә Русия хәрби базасыннан качкан Валерий Пермяков гаепләнә. Фаҗигада алты айлык бала каты яраланып исән калган, җинаятьче аның күкрәгенә пычак белән кадаган булган.

Әлеге җинаятьтән соң Пермяков кулга алынган һәм кире Русия хәрби көчләренең Әрмәнстандагы базасына тапшырылган. Хәрби бу гаиләне үтерүен таныган. База җитәкчесе урынбасары полковник Алексей Полюхович җинаятьчегә җәза булачагына ышандырды.

"Кардәш әрмән халкының, һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Урыс һәм әрмән халыклары арасында гасырларча дәвам иткән дуслык күп тапкырлар - төрек сугышлары, табигать казалары вакытында сыналды. Бүген чираттагы шундый сынау. Мондый җинаятьләр кылучыларның милләте юк. Барыгызны да бу җинаять кылучыны кырыс җәза көтә дип ышандырам", диде полковник.

Әлегә хәрбинең кайсы ил кануннары нигезендә хөкем ителәчәге билгесез. Кичә прокуратура янына меңләгән кеше җыелып җинаятьчене Әрмәнстан хокук саклаучылары кулына тапшыруны таләп итте. Бүген ачулы халык Еревандагы Русия илчелеге каршына чыкты.

Әрмәнстанның төньягындагы Гюмри шәһәрендә урнашкан 102 Русия хәрби базасы БДБның һава һөҗүмнәреннән саклану системына керә. Базада С-300 ракета комплекслары, МиГ-29 очкычлары бар. Анда 4500ләп хәрби хезмәт итә. Әрмәнстанда база тоту турында 1995 елда имзаланган килешүне 2010 елда тарафлар 2044 елга кадәр озайтты.

XS
SM
MD
LG