Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимияте дин әһелләренә карикатуралар бастыруга каршы митинга рөхcәт бирмәcкә җыена


Мәскәү мэриясе дин әһелләренә карикатуралар ясауга протест белдерү митингына рөхсәт бирмәскә җыена, чөнки аны провокацион дип саный.

Төбәк иминлеге департаменты башлыгы Алексей Майоров хәбәр итүенчә, акция уздыруга мөрәҗәгатьне тикшергәндә аны оештыручылар булып дини оешмалар һәм диаспоралар тормаган, ә Махачкаладан “ниндидер Абакиров һәм Мирзаев" булуы ачыкланган. Әлеге кешеләр элегрәк Мәскәүгә килгән эшчеләр ярдәмендә инде митинг уздырырга җыенган булган, диде ул.

Департамент башлыгы шәһәр хакимиятенең “провокация очракларын игътибарсыз калдырмауны сорап хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итәргә җыенуын әйтте. Дин әһелләренә карикатуралар булдырмау митингы Мәскәүдә 25 гыйнварга планлаштырылган иде. Оештыручылар анда 100 меңләп кеше катнашыр дип уйлады.

XS
SM
MD
LG