Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гармонияне бозучы" татар модасы "Kremlin Fashion Show"га кертелмәде


Казанда "Kremlin Fashion Show"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:07 0:00

16 гыйнвар кичендә Казан Кирмәнендә беренче тапкыр "Kremlin Fashion Show" мода тамашасы үтте. Чакыру хатында бу тамашада милли стильдәге киемнәрнең дә күрсәтеләчәге белдерелсә дә, чара алдыннан гына бу киемнәрнең күрсәтелмәячәге ачыкланды.

Чараны алып баручы тамашаны ачып җибәргәндә "Kremlin Fashion Show"ның максаты – илдәге җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклап калу дип әйтсә дә, тамашада милли киемнәрне күрсәтү булмады. Бары "Костюм-чынбарлык", "Костюм-нәфис идея" юнәлешләре генә тәкъдим ителде.

"Kremlin Fashion Show" тамашасын оештыручы, дизайнер Оксана Мостафина бу чарада милли киемнәрне күрсәтмәүнең сәбәбен, барлык чыгышларның да бертөрле һәм гармониядә булуын теләүләренә бәйләп аңлатты.

"Без шуңа күрә бер-берсенә кайсы яклары белән булса да охшаган колекцияләрне сайлап алдык", дип белдерде ул.

Кирмәннең "Туп ишегалды" музей мәйданчыгында узган чарада дистәдән артык дизайнер үз киемнәрен тәкъдим итте. Тамашачылар балалар чыгышын бигрәк тә яратып кабул итте.

XS
SM
MD
LG