Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пан Ги Мун Добасстагы хәрби тарткалашны кичекмәстән туктатырга чакырды


БМО генерал[KL1] ь секретаре Пан Ги Мун Украина көнчыгышында сепаратистлар һәм хөкүмәт хәрбиләре арасындагы каршылыкның кискенләшүенә борчылу белдерде. Аның белдерүе алдагы көнне Нью-Йоркта чыкты. Пан Ги Мун сугышның көчәюенә борчыла һәм кичекмәстән хәрби каршылыкны туктатырга чакыра.

БМО башлыгы сүзләренчә, әлеге сугыш узган елны 5 сентябрьдә Минскида Украина, Русия һәм сепаратистлар тарафыннан имзаланган солых килешүе үтәлүен куркыныч астына куя. 2014 елдан бирле Украина көнчыгышындагы сугышта 4700тән артык кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG