Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Мәскәү тарафлы тагын бер оешма төзелде


"Кырымтатарлар – Кырым – Русия" оешмасын оештыручылар
"Кырымтатарлар – Кырым – Русия" оешмасын оештыручылар

Кырымда "Кырымтатарлар – Кырым – Русия" исемле яңа оешма барлыкка килгән. Оештыручылар әйтүенчә, ул кырымтатарларның Русия халыклары белән дуслыгын ныгытуны максат итеп куя.

Яңа оешманы оештыручылар 19 декабрь Акмәчеттә матбугат очрашуы үткәрде. Оештыручыларның берсе, Шевкет Маметов әйтүенчә, элегрәк алар "Кырымтатарлар Русия белән берлек өчен" ("Крымские татары за союз с Россией") исемле оешмада эшләп килгән. 2005 елда төзелгән ул оешма Русия-Украина берлеген ныгыту өчен эшләгән булган.

Тагын бер оештыручы, Сеитвели Сеитмеметов: “Без Кырымны Русиягә кайтару юнәләшендә “Москва-Крым” фонды белән эш алып бардык. Моның өчен Украина заманында миңа каршы “Украинаның бөтенлегенә хыянәт итү” дигән маддә буенча җинаять эш ачылган иде", диде.

Яңа оешма кырымтатарлар белән бәйле мәсьәләләр турында канун өлгеләре әзәрләүдә катнашырга жыена. Шулай ук, Кырымның 1954 елда РСФСРдан Украинага күчүе турында фәрмәнның канунсыз булганы хакында Югары мәхкәмәгә мөраҗәгәть итмәкчеләр. Бу эшне алар 2-3 атна эчендә башкарырга җыена.

Матбугат очрашуында, Кырым урынына Русиягә Таганрог һәм аның янындагы җирләрнең бирелгәнен дә күтәрәчәксезме соң, дигән АТР телеканалы соравына Шевкет Маметов, без тик Кырым мәсьәләсе белән мәшгуль, башка мәсьәләлер безне кызыксындырмый дигән.

Декабрь ахырында Сеитвели Сеитмеметов, Шевкет Маметов һәм тагын алты кеше “Кырымны кайтару өчен” ордены белән бүләкләнгән иде.

“Кырым берлеге”, “Кырым” кебек оешмалар белән бергә бу кырымтатарларның Русия хакимиятләре белән хезмәттәшлек итүгә әзер булган инде өченче оешмасы.

XS
SM
MD
LG