Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Сәлахетдинова яңа китабын тәкъдим итте


Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова яңа китабын тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:09 0:00

Инвалид шагыйрә Лилия Сәлахетдинова яңа китабын тәкъдим итте

20 гыйнвар Казанның Ярдәм мәчетендә шагыйрә Лилия Сәлахетдинованың “Ярдәм” исемле яңа китабын тәкъдим итү чарасы узды. Бу мин дини темага гына язам дигән сүз түгел, тормыш дин белән генә бармый, социаль мәсьәләрне дә күтәрәм, ди ул.

Татарстанның Буа районында туган җырлар авторы, яшь шагыйрә Лилия Сәлахетдинова тормышын Азатлык инде берничә күзәтеп килә. "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге белән танышканнан соң аның активлыгы, иҗаты тагын да артты, яңа җырлар, яңа китаплар турында ешрак сөйли башладылар.

“Ярдәм” шигырьләр җыентыгы – аның өченче китабы. Әлеге җыентык Казан мэры Илсур Метшин булышлыгы белән “Зур Казан” басмаханәсендә нәшер ителде. Бу гамәл физик мөмкинлекләре чикле иҗади яшьләргә ярдәм итү максатыннан эшләнелде. Әмма Лилиягә без инвалид кешегә караган кебек түгел, гадәти кешегә караган кебек карыйбыз. Тәнкыйтьчеләр дә аның иҗатына шул күзлектән карасыннар иде. Аның китапларының популярлыгы гадәти кеше булмавында түгел, нәкъ менә иҗатының гадәти булуында,” ди “Ярдәм” вакыфы проектлары авторы Александр Долгов.

Мәчеттә үткән тәкъдим итү кичәсендә Лилиянең иҗатташ дуслары, яшь башкаручылар, җырчылар чыгыш ясады. Ул үзе дә шигырьләрен укыды. Иҗатында дини темага аерым урын бирелсә дә, Лилия алга таба дини темага гына язмаячагын, тормышның дин белән генә бармавын, мәшәкатьләр, язмышлар белән уралып баруын әйтте.

“Ярдәм” шигырьләр китабына кереш сүз язган Татарстанның Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев үзе дә әлеге кичәдә катнашып теләкләрен җиткерде.

“Үләбез, бетәбез дип әйтүче сау-сәламәт кешеләрнең рухлары сәламәт түгел. Синең иң зур уңышың, куанычың - ул рухың сәламәт булу. Чөнки кешене тән тазалыгы гына түгел, рух саулыгы яшәтә”, диде Разил Вәлиев.

Чарада шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Ярдәм мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов катнашты.

Алга таба Лилия Сәлахетдинова дуслары, иҗади яшьләр, хәйриячеләр белән үз шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән концерт оештырырга тели.

XS
SM
MD
LG