Донецкида туп ядрәсе җәмәгать транспорты тукталышына эләгүе нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган, дистәләрчәсе яраланган. Бу хакта үзбилгеләнгән «Донецки халык республикасы» җитәкчелегенә сылтама белән "Донецкое агентство новостей" хәбәр итә. Башка чыганаклар тугыз кешенең һәлак булуын белдерә.