Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкка Путин диетасы тәкъдим ителә


Красноярски базары
Красноярски базары

Русиядә төбәк депутатларыннан алып премьер-министр урынбасарына кадәр төрле дәрәҗәдәге түрәләр ил халкының президентны Көнбатыш басымыннан яклау өчен азрак ашарга да риза булуын белдерә.

Нефть бәясе төшү һәм чикләүләр сәбәпле Русиядә икътисади кризис башланып азык-төлек бәяләре югарыга, рубль түбәнгә сикергәннән соң Свердловски өлкә шурасындагы "Бердәм Русия" депутаты Илья Гаффнер халыкка каешларны кысыбрак бәйләргә киңәш итте.

"Гади итеп әйткәндә, акчагыз җитми икән, без бит барыбыз да русияле, урыс кешеләре, без ачлыгын да, салкынын да, ни генә күрмәдек. Сәламәтлегегез турында уйлагыз. Мәсәлән, азрак ашый башлагыз", ди Гаффнер.

Свердловски өлкә шурасының Авыл хуҗалыгы комитетын җитәкләүче бу депутат: "Яңа ел шаукымы узды, кешеләр ашап туйды, хәзер инде спорт белән шөгыльләнә башларга кирәк", ди.

Яңа Ел бәйрәмнәре чорында үзе дә бераз таушалганрак күренүче, кырынмаган Гаффнер бәяләрнең уртача 25 процентка артканлыгын әйтеп, моны "әлләни куркыныч түгел" хәл дит атады.

Ә өлкән яшьтәге бер апа Гаффнерга үзенең хәлен аңлатырга тырыша: "Минем улым инвалид. Ул гел шикәр сорый. Мин гел аңа "юк" дип әйтергә мәҗбүр, чөнки акча бөтенләй калмады", ди.

Җирле телевидениедән күрсәтелгән һәм интернетка да чыккан бу сүзләре өчен оппозиция дә, Бердәм Русия җитәкчелеге дә Гаффнерны хөкем итә.

Шул ук вакытта Русия премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов та узган атнада Давоста шундыйрак белдерү ясады. Югары җитәкче халыкара форумда чыгыш ясап, Украинадагы гамәлләре өчен кертелгән Европа берлеге һәм АКШ чикләүләре каршында Путинны яклап халыкның азрак ашарга әзер булуын әйтте.

Игорь Шувалов
Игорь Шувалов

Шувалов Русия халкының авыр чорларда зур корбаннарга барырга әзер булуын искәртеп, чикләүләрнең Путинны бары көчәйтәчәген генә әйтте. "Урыс кешесе, читтән басым баруын сизсә, үз җитәкчесен беркайчан да бирми. Бернинди югалтуларга карамастан. Илдәге һәртөрле кыенлыкларга түзәчәкбез, азрак азык, азрак электр энергиясе кулланачакбыз", ди Шувалов.

Дәүләт телевидениесе бу чикләүләрнең максаты – Путинны хакимияттән төшерү дип күрсәтергә тырыша һәм ил халкын Көнбатышка каршы берләшергә өнди.

АКШ һәм Европа берлеге исә чикләүләрнең максаты – Мәскәүнең Украинага карата хәрби агрессияне туктату дип белдерә.

Ул арада Русия хөкүмәтендәге иң бай кеше саналган Шуваловның Мәскәү, Лондон һәм Австриядәге йортларының фотолары социаль челтәрләрдә тарала башлады. Блогерлар кыенлыклар халыкка түгел, ә шул йортларның хуҗаларына төшәргә тиеш иде, ди. Кайберәүләре Шуваловның Давостагы чыгышын "Жизнь за царя" ариясен башкару дип бәяли.

XS
SM
MD
LG