Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөсни Мөбәрәкнең ике улы иреккә чыгарылды


Мисыр президенты уллары Алаа (у) һәм Гамәл. 2013 ел
Мисыр президенты уллары Алаа (у) һәм Гамәл. 2013 ел

Мисырда элекке президент Хөсни Мөбәрәкнең ике улы Алаа һәм Гамәл дүшәмбе иртән Тора төрмәсеннән чыгарылган. Коррупциядә гаепләнгән абыйлы-энеле Мөбәрәкләрне мәхкәмә киләсе утырышка кадәр иреккә чыгарарга дигән карар кабул итте. Аларга шулай ук яшерен мәгълүматне сатуда гаепләү белдерелгән. Алардан кайбер башка гаепләүләр алынган.

86 яшьлек Хөсни Мөбәрәк 2011 елның февралендә хакимияткә каршы урам җыеннары барганда президент вазифасыннан китте. Аның ике улы шул ук елның апрелендә кулга алынды. Мөбәрәк үзе Каһирә янындагы хәрби хастаханәдә тотыла.

Мөбәрәк режимына каршы урам җыеннарының дүрт еллыгы яңа каршылык чаралары һәм көч куллану белән билгеләнде. Полиция һәм оппозиция арасында булган бәрелешләрдә кимендә 15 кеше һәлак булды. Урам җыенына чыгучыларның күбесе 2013 елда хакимияттән читләштерелгән президент Мөхәммәт Мурси тарафдарлары.

XS
SM
MD
LG