Accessibility links

Кайнар хәбәр

Освенцим концлагерен азат итүнең 70 еллыгы билгеләнә


Освенцим үлем лагерендә исән калган 89 яшьлек Ядвига Богуцка (кыз исеме Регульска) кулында үзенең 1944 елда төшкән рәсеме
Освенцим үлем лагерендә исән калган 89 яшьлек Ядвига Богуцка (кыз исеме Регульска) кулында үзенең 1944 елда төшкән рәсеме

Польшадагы Аушвиц (Освенцим) лагерен нацилардан азат итү көне Халыкара Һолокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Төп чаралар Освенцим капка төбендә 27 гыйнвар төштән соң үтә. Матәм чарасында элекке тоткыннар чакырылган. Исән калган 300ләп кешенең күбесе бүгенге көндә Польша һәм Израильдә яши.

Искә алу чарасында 42 дәүләт вәкилләре, патшалар гаиләләре әгъзаләре, Польша, Германия, Франция һәм Украина президентлары катнаша. АКШтан вәкил итеп финанс министры Джек Лью, Русиядән президент администрациясе башлыгы Сергей Иванов җибәрелгән. Чарага Русия президенты Владимир Путинның баруы планлаштырылмаган иде.

Освенцимны азат итү Чехиядә дә искә алына. Прагада һәм сугыш чорында иң зур концлагерь булган Терезинда һолокост корбаннарын искә алачаклар. Прагада дөньяда антисемитизм һәм экстремизм үсешенә багышланган халыкара форум ачылды.

XS
SM
MD
LG