Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа гасыр" каналы Себердәге татарлар тормышын күрсәтте


Колосау урамы
Колосау урамы

Сишәмбедә "Татарстан-Яңа гасыр" каналының "Татарлар" тапшыруы Омски өлкәсе татарларының тормышы турында сюжет күрсәтте.

"Татарстан-Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Ислам хакында", "Иман", "Яшьләр онлайн", "Без тарихта эзлебез", "Татар теле дәресләре", "Йөз дә бер җавап" тапшырулары әлеге каналны даими карап баручылар, аеруча чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен кадерле дә кыйммәтле дә дисәк, һич тә ялгыш булмас. Алар арасында җир шарының төрле төбәкләрендә сибелеп яшәгән халкыбыз хакында сөйләүче "Татарлар" тапшыруы да бар. Әлеге тапшыруның иҗат төркеме Омски өлкәсендә узган атна ахырында өч көн дәвамында эшләде.

Колосау мәчетендә
Колосау мәчетендә

​"Татарстан-Яңа гасыр" Омски өлкәсендә яшәүче татарлар тормышын, яшәешен зәңгәр экраннарда икенче мәртәбә яктырта. 2007 елда "Халкым минем" програмы Омски өлкәсенең Большеречье районында һәм өлкә үзәгендә яшәүче татарлар турында ярты сәгатьлек фильм эшләп эфирга чыгырган иде. "Татарлар" тапшыруы исә Омскида һәм өлкәнең Тара, Колосау районнарында яшәүче татарларның тарихын, бүгенгесен, авыл күренешләрен төшерде.

Телерадиокомпания хәбәрчесе Гөлия Садыйкованы һәм операторы Владимир Гурьяновны Омскиның шәһәр мохтарияте активы каршы алды һәм алар һава юллары аланыннан ук өлкә үзәгеннән 300 чакрым ераклыктагы Тара районына юл тоттылар. Транспорт белән мохтарият рәисе Тамир Алимбаев тәэмин итте.

Гөлнур Рахмангулова белән әңгәмә
Гөлнур Рахмангулова белән әңгәмә

​Беренче төшерүләр Тара районының Олы Уыш авылында эшләнде. 800гә якын татар яшәгән бу авылда халык мал тота, яшелчә-җимеш үстерә, ягъни үз хуҗалыклары белән яши, кыскасы, күрсәтерлек эшләре бар. Өлкәнең, башка татар авылларыннан аерма буларак, биредә төзек, каралган мәдәният йорты, анда эшләүче төрле кул эшләре түгәрәкләре, җиде үзешчән сәнгать коллективы, аларда шөгыльләнүче 5 яшьтән 55 яшькәчә булган үзешчән артистлары, милли мәдәниятне үстерүдә бар көчен биреп эшләүче мәдәният йорты мөдире Гөлнур Рахмангуловалары бар.

Олы Уыш кызлары
Олы Уыш кызлары

​Олы Уышның мәктәбе, татар теле факультативы белән дә таныштылар журналистлар, аннан соң Тара шәһәренә юл тоттылар. Анда Халыклар дуслыгы йортында урнашкан Татар мәдәният үзәгенең эшчәнлеге турында әңгәмәләр яздылар, 420 еллык тарихы булган Тара шәһәре күренешләрен төшерделәр, халкы белән сөйләштеләр.

Татар үзәге җитәкчесе Әкрәм Әмиров район башлыгы Сергей Чубаров белән очраша
Татар үзәге җитәкчесе Әкрәм Әмиров район башлыгы Сергей Чубаров белән очраша

​Тара районыннан соң Колосау районы татарлары белән танышу каралган иде. Колосауда районның татар үзәге җитәкчесе Әкрәм Әмиров район башлыгы Сергей Чубаров белән очрашу оештырган иде. Район башлыгы белән сүз райондагы татарларның дини, рухи халәте турында булды. Чубаров татар халкы турында, ярышта да, һәр эштә дә булдыралар дип бары тик уңай фикерләр генә белдерде.

Район мәдәният йортында һәм Колосауның мәчетендә аксакаллар, татар хәрәкәте ветераннары, үзешчән артистлар белән очрашулар булды. Соңыннан район үзәгеннән 12 чакрымда урнашкан Кугытау авылы күренешләрен төшерделәр, авыл өлкәннәре белән очраштылыр.

"Татар дөньясы" газетасы редакциясендә
"Татар дөньясы" газетасы редакциясендә

​Өченче көнне төшерүләр Омскида барды. Иртә белән 1941-45нче елгы сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне Рәшит абый белән Наилә апа Вәлитовлар гаиләсендә, шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә, аннан соң "Татар дөньясы" газетасы редакциясендә язмалар эшләнде. Кичен Омскиның "Умырзая" татар-башкорт фольклор ансамбле эшчәнлеге белән таныштылар, татар халык җыры "Каз канаты"н, Гәрәй Рәхим сүзләренә иҗат ителгән "Татарлар" җырын язып алдылар.

Рәшит белән Наилә Вәлитовлар
Рәшит белән Наилә Вәлитовлар

​"Татарстан-Яңа гасыр" Себердә яшәүче татарлар тормышы белән тагы бер кат җир йөзендә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне 27 гыйнвар тапшыруында (11нче минутта башлана - ред.) таныштырды. Себер җиренә беренче мәртәбә аяк баскан Гөлия Садыйкова, "рус мохитендә яшәсәләр дә татарлар телләрен, диннәрен, мәдәниятләрен саклап кала алганнар, киләчәк өметле, чөнки кайда гына булмасын эшне кечкенә балалардан башланганнар, милләт, тел өчен янып йөрүчеләр бар, шунысы мөһим", ди.

Олы Уышның "Дуслык" ансамбле
Олы Уышның "Дуслык" ансамбле

XS
SM
MD
LG