Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Культура" каналы себер татарлары турында фильм күрсәтте


1920 елгы фотода себер татарлары
1920 елгы фотода себер татарлары

"Культура" каналында "Русия – мәхәббәтем минем" телепроекты "Себер татарлары" фильмын тәкъдим итте.

"Русия – мәхәббәтем минем" телепроекты илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыра. Илебезнең теләсә кайсы төбәге һәм кешеләре турында сөйләргә әзер булган үз эшен яратучы төшерү төркеменең биш дистәгә якын тапшыруы эфирга чыкты да инде. Аларны халык яратып кабул итте.

Галимә-этнограф Зәйтүнә Тычинских алып баручы Пьер Броше белән
Галимә-этнограф Зәйтүнә Тычинских алып баручы Пьер Броше белән

Ә июль аенда алар Төмән өлкәсенең Төмән, Тубыл шәһәр һәм районнарында: Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә, Җәмигъ мәчетендә, Ямбай музеенда, авылларда, Тубыл тарихи-архитектура музей-тыюлыгында, Искер шәһәре урынында, Тубыл мәчетендә, саз ягында булдылар. Арткавылда “Туган тел” ансамбле чыгышларын төшерделәр, себер татарларының милли аш-сулары, кул эшләре белән таныштылар.

Тапшыруның кунагы – галимә-этнограф Зәйтүнә Тычинских алып баручы Пьер Броше белән әңгәмәдә телетамашачыга себер татарлары тарихы, тормышы, мәдәнияте, традицияләрен тулырак аңлатып китте.

Саз ягындагы авыл күренеше
Саз ягындагы авыл күренеше

– Тубылның мәдәният һәм туризм буенча шәһәр комитеты “Культура” федераль каналы төркеменә сюжетларны төшергәндә себер татарлары тарихы турында киңәшләр бирер өчен чакырды.

Мин генетиклар белән экспедицияне туктатып торып фильм төшерүчеләргә булышырга килдем. Тубылда Татар бистәсендә һәм Искердә ике көн алар белән себер татарлары тормышы, тарихи һәйкәлләр, Себер ханлыгы; Тубыл музей-тыюлыгы фондларында киемнәр һәм бизәнү әйберләре турында сөйләдем. Аннары алар саз ягына киттеләр. Әле күп нәрсә кадр артында калды. Фильмны тулырак итеп киләчәктә карарбыз дип уйлыйм.

Тубыл музей-тыюлыгында себер татарларына багышланган бүлек
Тубыл музей-тыюлыгында себер татарларына багышланган бүлек

Каналның редакциясе октябрь аенда мине Мәскәүгә чакырып алды. Пьер Броше белән әңгәмәдә катнашу минем өчен көтелмәгәнрәк хәл булса да, бу програм турында ишеткән идем, тапшыруларда берничә таныш этнологны да күргәнем бар. Бу проект әле ике еллап кына эшли, алай да күп милләтле илебездә абруй, хөрмәт казанып өлгерде дә инде.

"Илһам" ансамбле кызлары
"Илһам" ансамбле кызлары

“Русия – мәхәббәтем минем” атналык тапшыруында үз халкым турында сөйләү миңа зур горурлык булды. Сәгать ярымга сузылган әңгәмәдә себер татарлары тарихы, Ермак һәм Күчем, ислам динен таратырга килүче шәехләр, татар эшмәкәрләре, гореф-гадәтләр, йолалар, традицион аш-су, кием һәм башкалар турында сорауларга җавап бирдем.

Себер татарлары бавырсагы
Себер татарлары бавырсагы

Төрле юнәлештәге сораулар яудыруларын себер татарлары белән бик аз таныш булулары белән аңлаттылар редакциядә. 26 гына минутлык тапшыру башкалардан шуңа да аерылып торды. Себер татарлары турында мондый тапшыру беренче мәртәбә зур экраннарга чыкты. Аның өчен өлкә хөкүмәтенә зур рәхмәт җиткерәсе килә, - дип сөйләде тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских.

Фильмда халыкара танылу алган Төмән районының “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Гаяз Габдуллин уен кораллары турында сөйләсә, Тубыл районының “Илһам” хореографик ансамбле төйдереп биюне күрсәтеп китте.

XS
SM
MD
LG