Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндәге күргәзмәдә татар проектлары да бар


"Ятим балаларга ярдәм" проекты җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова
"Ятим балаларга ярдәм" проекты җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова

Төмәннең күргәзмәләр залында өченче тапкыр өлкәнең иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре социаль проектлары күргәзмәсе булды.

"Тюменская арена"ның зур залында рухи-әхлакый, хәрби-патриотик тәрбия, мәдәният һәм милләтара мөнәсәбәтләр, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең яшәвен яхшыртуга, сәламәт тормыш рәвешенә өндәүгә кагылышлы 90 проект тәкъдим ителде. Алар белән өлкә губернаторы урынбасары, социаль үсеш департаменты директоры Ольга Кузнечевских, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Евгений Воробьев һәм башка абруйлы кешеләр таныштылар, төрле оешмаларның шөгыльләрен халык та күрде. Кунакларны танылган “Тамаша” фольклор ансамбле (Ялутор районы, Аслана авылы), музыка осталары: кеше-оркестр Әбүзәр Миннебаев (Төмән шәһәре), композитор Ислам Сафин (Төмән районы, Талымхан авылы) халкыбызның көй-моңнары, татар гүзәлләре чәк-чәк белән каршы алдылар.

Төрле районнардан килгән оешмалар арасында өлкә татар Конгрессының өч проектта күп еллык башкарган хезмәтләре белән таныштыруы мактауга лаек иде.

Кунакларны каршы алганда
Кунакларны каршы алганда

– Конгресс берүзе өч юнәлештә проектлар әзерләде. Беренчесе – мәдәният бүлегендә “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” конкурслары, фольклор фестивале кебек зур чаралар; икенчесе – “Бездә ятим бала юк!” ятим балаларга ярдәм итү хәйрия фондыбыз; өченчесе – хәрби-патриотик тәрбия бүлегендә Русия геройлары Раушан Абдуллин һәм Тимур Мөхетдинов истәлегенә үткән көрәш, мини-футбол ярышлары, алар батырлыгы турында материаллар, видеофильмнар, фоторәсемнәр карарга мөмкинлек булды. Геройларның әниләре дә монда, алар белән танышып әңгәмә корырга да мөмкин. Берничә елдан бирле төрле юнәлештә зур эшләр башкарабыз һәм алар турында җентекләбрәк сөйлисебез килде.

Безнең чараларда җиңүчеләр “Түгәрәк уен” бөтенроссия фольклор фестивалендә уңышлы чыгыш ясыйлар, яшьләр татар гаиләләре корып, “Яшь гаилә” бәйгесендә катнашалар, - дип әйтте Конгрессның мәдәният һәм җәмәгатьчелек белән эшләү департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова.

Вәлимә Ташкалова комиссия вәкилләрен таныштыра
Вәлимә Ташкалова комиссия вәкилләрен таныштыра

Тубыл район мәдәният үзәге хезмәткәрләре арасында да милләттәшләребезне очраттык. Алар “Тубыл районында яшәүче татарлар һәм себер татарлары милли-мәдәни автономиясе” коммерцияле булмаган оешмасы эшләре турында сөйләделәр. Тагын да физик мөмкинлекләре чикле кешеләр шөгыльләнә торган оешмалар да шактый иде, татарлар җитәкчелек иткән һәм эшендә актив катнашкан чик сакчылары ветераннары оешмасы да башкалардан аерылып тордылар.

Рәссам Әлфия Мөхәмәтова янында
Рәссам Әлфия Мөхәмәтова янында

Барлык проектлар арасында “Мәдәният” номинациясендә Конгресс икенче урын алды. Аеруча күп эш башкаручыларга өлкә хакимияте ярдәм итәчәк. “Һәр күргәзмәдән соң 30лаган проектка булышлык күрсәтәбез. Ә инде өлкә татар Конгрессының “Себер йолдызы” һәм “Татар егете”, фольклор фестивале кебек чаралары белән без яхшы таныш”, - дип билгеләп үтте Евгений Воробьев.

Күргәзмә социаль яктан әһәмиятле эшләрне яклау, алар белән таныштыру юнәлешендә зур эш башкара, кешеләрнең активлыгын арттыра, төрле авыр мәсьәләләрне чишүдә булышучы оешмаларның эшенә игътибарны юнәлтә.

XS
SM
MD
LG