Accessibility links

Ижауда "Кылыч тылсымы" күргәзмәсе эшли


Элина Силантьева үз эшләре белән таныштыра
Элина Силантьева үз эшләре белән таныштыра

Ижауның Михаил Калашников музеенда "Кылыч тылсымы" дип аталган күргәзмә ачылды. Анда Мәскәү, Тула, Ижау осталары эшләре урын алган.

19 сентябрь – Русиядә коралчылар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне булдыру тәкъдиме белән танылган коралчы Михаил Калашников чыккан иде. Ул 2010 елда Русия президенты Владимир Путин Ижауда заводлар эше белән танышып йөргәндә коралчыларның һөнәри бәйрәмен булдырырга тәкъдим иткән.

Күргәзмәдәге браслет
Күргәзмәдәге браслет

Быел икенче ел коралчылар үз бәйрәмнәрен билгеләргә әзерләнә. Бу уңайдан Ижауда "Кылыч тылсымы" дип аталган күргәзмә ачылды. Анда сиксәннән артык осталарның бер генә экземплярда булган һәм үз коллецияләрендә саклаган әйберләре куелган. Күргәзмәне Мәскәү шәһәренең “Корал осталары гильдиясе” иҗат берләшмәсе рәссамнары ярдәмендә оештыру мөмкин булды. Күргәзмәдә Мәскәү, Тула, Ижау осталарының эшләре урын алган. Әлеге күргәзмәне оештыруның максатын “Корал осталары гильдиясе” иҗат берләшмәсе рәисе урынбасары Валентин Тимофеев халыкны югары дәрәҗәдә башкарылган эшләр белән таныштыру дип аңлатты.

Валентин Тимофеев
Валентин Тимофеев

Осталар борынгы заман корал ясау технологиясен үзләштереп, бүгенге заман мөмкинлекләрен кулланып, аучылар өчен пычак, хәнҗәр, кортик, япон стилендәге кылычлар эшләгән. Һәр экспонат – сәнгать үрнәге. Экспонатлар арасында хатын-кызларга иминлеген саклау өчен эшләнгәннәре дә бар. Мисал өчен, Валентин Тимофеев аны хатын-кызларга бизәнү әйбере буларак тәкъдим итә. Беләзеккә кечкенә генә кылыч куелган. Дөрес, кылыч һөҗүм итүченең гомерен кисмәячәк, әмма хатын-кызга үзенең иминлеген сакларга ярдәм итәчәк. Валентин Тимофеев сүзләренчә, әлеге экспонатны ясауга аңа бер хатын-кыз белән аралашу этәргеч биргән.

Элина Силантьева
Элина Силантьева

Корал осталары арасында хатын-кызлар да бар. Шуларның берсе – Ижаудан Элина Силантьева. Үзенең корал үрнәкләре рәссамы булуын нәселдән килүен билгеләде. Элина танылган коралчылар гаиләсендә үскән. Аның эшләре үзенчәлекле. Ул коралчылар кулланган мәшһүр димәшк һәм булат кылычлар ясау ысулларын үзләштергән. Аның кылычы әкияттәге урман бабае рәвешендә эшләнгән.

Күргәзмәдәге экспонатлар белән танышып чыккач Рафилә Рәсүлева хисләре белән уртаклашты. Хатын-кызларның да корал ясауда актив булуын, ул хәзерге заман хатын-кызлары бар өлкәләрдә дә үзләрен күрсәтә ала, ә өйдә аш пешереп, бала карап утырырга гына тиеш түгел дип аңлатты.

Тик бер генә теләк – әлеге корал үрнәкләре музей экспонатлары булып кына калса иде.

XS
SM
MD
LG