Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәмитов Уфа башлыгын сайлауга йогынты ясау хокукына ия булды


Уфа башлыгы Ирек Ялалов
Уфа башлыгы Ирек Ялалов

Уфа шәһәр шурасы депутатлары кичәге утырышта низамнамәгә үзгәрешләр кертте. Тавыш бирү нәтиҗәсендә шәһәр башлыгы (сити-менеджер) урынына намзәтне сайлаучлы комиссияне төзү тәртибе үзгәртелде. Элек депутатлар комиссиянең өчтән ике өлешен (дүрт кешене) билгеләү хокукына ия иде. Моннан соң алар яртысын гына билгели алачак. Комиссиянең яртысын (өч кешене) Башкортстан президенты билгеләячәк. Элек Башкортстан җитәкчесе алты кешедән торган комиссиянең ике әгъзасен генә билгели ала иде.

Уфада шәһәр мэрын халык сайламый. Комиссиядә бәйгене узган намзәтне өчен депутатлар тавыш бирә. Комиссиягә алты кеше керә.

2014 елның декабрендә Уфа башлыгы итеп Ирек Ялалов билгеләнгән иде.

XS
SM
MD
LG