Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә милли стильдә рәсем ясау дәресе узачак


Mardesign татар рәссам-дизайнерлары студиясе Мәскәү татарлары һәм аларның балалары өчен милли стильдә рәсем ясау дәресе уздыра. "Минем рәссам" остаханәсе 21-22 февраль көннәрендә Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында үтәчәк.

Остаханәдә узачак дәрестә балалар татар мәдәнияте һәм сәнгате белән танышачак. Кечкенәләргә милли бизәк-орнаментларны күрсәтеп, алар турында сөйләячәкләр. Дәрестә катнашучылар үз куллары белән бизәк төшерәчәк, акварель белән рәсем ясау серләренә төшенәчәк. Дәрестә Mardesign студиясе эшләгән контур-бизәкләрне төрле төсләргә буяп, аларга “җан өрәчәкләр”. Кечкенә рәссамнарга балалар белән эшләү өлкәсендә күп еллык тәҗрибәсе булган остазлар белем бирә.

Балалар үк куллары белән ясаган эксклюзив татар открыткалары арасыннан дәрес ахырында иң матуры сайлап алыначак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, диде Азатлыкка оештыручыларның берсе, рәссам Ләйсән Мәрдәншина.

Күңелле остаханәне татарларның милли гадәте – чәкчәк белән чәй эчү йомгаклаячак. Оештыручылар Мәскәү белән генә чикләнмичә, мондый чараларны киләчәктә Русиянең татарлар күпләп яши торган башка шәһәрләрендә дә уздырырга уйлый.

XS
SM
MD
LG