Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ясәвиев Давыдованы иреккә чыгару таләбе белән ФСБ бинасы янына басты


Искәндәр Ясәвиев ФСБ бинасы янында пикетта. 2 февраль 2014
Искәндәр Ясәвиев ФСБ бинасы янында пикетта. 2 февраль 2014

КФУ галиме Искәндәр Ясәвиев сак астына алынган җиде бала әнисе Светлана Давыдованы иреккә чыгару таләбе белән ФСБ бинасы янында ялгыз пикет үткәрде. Давыдованы сак астына алу – ФСБның кешелексезлеген, кешеләрне юк итүче икәнне күрсәтә, ди галим.

Казан федераль университеты галиме, социология фәннәре докторы, активист Искәндәр Ясәвиев дүшәмбе Казан вакыты белән көндезге уникедән бергә кадәр ФСБ бинасы янында ялгыз пикет үткәрде. Аның кулында "ФСБ, кешеләрнең иминлеген кайгыртыгыз: Светлана Давыдованы азат итегез" дип язылган шигар иде. Галим сүзләренчә, Федераль иминлек хезмәте бинасыннан чыгып, нинди чара бу дип, кызыксынучы булмаган.

Ясәвиев юлдан бик күп машиналарның узуын һәм аларның күбесенең аның бу гамәлен хуплап сигнал биреп һәм кул болгап китүләрен әйтә.

Ясәвиевнең протест чарасы Русия күләмендә Давыдованы яклап имзалар җыюга туры килде. Change.org онлайн-порталына куелган петицияне дүшәмбе кичке якка 10,5 мең кеше имзалаган иде. "Новая газета"да Владимир Путин исеменә язылган хатка 23 меңнән артык кеше теләктәшлек белдерде.

"Без 37 яшьлек ханым, иң кечкенәсенә ике ай гына булган, җиде бала әнисен гаепләүгә тирән борчылу белдерәбез. Светлана Давыдова беркайчан җинаять җаваплылыгына тартылмады, җәмгыятькә бернинди дә куркыныч тудырмый. Ул тикшерүдән качарга җыенмый һәм аның мөмкинлеге дә юк: хәтта ул чит ил паспортына да ия түгел. Иң әһәмиятлесе – аның җиде кечкенә баласы бар, берсе күкрәк баласы һәм аңа әнисе белән бергә булу бик кирәк", диелә Путинга язылган ачык хатта.

Имзалаучылар арасында чит илләрдә дә билгеле булган күренекле шәхесләр: "Русь сидящая" иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Светлана Бахмина, телетапшырулар алып баручылар – Леонид Парфенов һәм Марианна Максимовская, сәхнә остасы, "Тормыш бүләк ит" хәйрия вакыфы җитәкчесе Чулпан Хәммәтова да бар.

Ясәвиев фикеренчә, ул ялгыз пикетта торганда машина кычкыртып теләктәшлек белдереп китүчеләр Давыдованы иреккә чыгаруны сорап имзаларын куючылар арасында да Русиянең Украинадагы сәясәтенә каршылар да булырга мөмкин. Имза кую Давыдованы яклау гына түгел, Русия сәясәтен хупламау да булырга мөмкин ди хокук яклаучы.

Имзалаучылар арасында Русия җитәкчелегенең Украинада хәрбиләребез юк дип белдерүләренә каршылык белдерергә теләүчеләр дә бардыр

"Давыдованы иреккә чыгаруны сораган хатны кешеләр төрле сәбәпләр аркасында имзаларга мөмкин дип уйлыйм мин. Шулай ук Русия җитәкчелегенең Украинада хәрбиләребез юк дип белдерүләренә каршылык белдерергә теләүчеләр дә бардыр. Хәрбиләр юк дигән сүз дөреслеккә туры килми. Алар анда бар һәм шулай ук хәрби техника да бар. Светлана Давыдовап белән килеп туган вазгыятьтә дә, аңа теләктәшлек белдергән күпләр Русия хакимиятләренең кешеләрнең башын бутаганын аңлый", ди Ясәвиев.

Галим фикеренчә, ФСБ вәкилләре Давыдованы сак астына алу бу кадәр үк шау-шу тудырыр дип уйламаган.

"Бу хәлгә башкаларны куркытыр өчен махсус эшләнгән дип бәя бирү авыр. Бу хәбәр хәзер дөньяга таралды. Миңа калса, бу җинаять эшен кузгаткан ФСБ вәкилләре вазгыятьнең ахыры ничек бетәр дип уйлап бетермәгән күрәсең. Алар тарафыннан бу бик тупас гамәл. Русиянең хокук саклау системасы – кешелексез. Бу – һәркемгә дә билгеле. Бу система кешеләр турында уйламый. Алар бала имезә торган ана, күп балалы хатын икәнлегенә игътибар итеп тормаган. Бу система ахмак машина кебек кешеләрне юк итә, ирекләреннән мәхрүм итә. Давыдова белән булган хәл аларның чын йөзен ачты да инде.

Давыдованы сак астында тоту – ФСБның кешелексез һәм мәгънәсез гамәле. Ул берничек тә качып китә алмый. Давыдованың чит ил паспорты да юк. Ул баласын имезә. Гаиләләрендә җитмәсә балигъ булмаган җиде бала бар. Аңа дәүләткә хыянәттә яла ягу – шулай ук башка сыймаслык әйбер. Мисал өчен, әгәр мин урамда хәрби техниканың каядыр киткәнен күрәм һәм бу хакта Фейсбукка язам икән, ул вакытта теләсә кайсы илнең илчелегендә утыручылар минем битне ачып бу хәбәрне укый ала. Моны шулай ук дәүләткә хыянәт дип атап буламы соң? Мөгаен, юктыр. Давыдова белән булган бу хәл хакимияттәгеләргә карата күпләгән сораулар тудыра", ди Ясәвиев.

2014 елның апрелендә Давыдова автобуста барганда хәрби киемдәге бер кешенең аларның күршесендәге хәрби бүлекнең Мәскәүгә җибәрелүе турында сөйләшүен ишеткән. Аларны сепаратистлар ягында сугышыр өчен Украинага җибәрәчәкләр дип уйлаган хатын Украина илчелегенә шалтыратып үз борчылулары белән уртаклашкан була.

ФСБ хезмәткәрләре Смоленски өлкәсе Вязьма шәһәрендә яшәүче Светлана Давыдованы 21 гыйнвар кулга алды. Аңа Русия җинаять кодексының 275нче маддәсе нигезендә дәүләткә хыянәттә гаепләү белдерелгән.

XS
SM
MD
LG