Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Балалы солянка" тамашасы үтте


Казанда "Балалы солянка"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00

Казанда "Балалы солянка"

31 гыйнвар Казанның Уникс залында “Балалы солянка” концерты 700ләп тамашачы җыйды. Җырчыларның үз балалары белән сәхнә тотулары тамашачыларга хуш килде, артистлар да гаиләләрендәге иҗатны теләп күрсәтте.

Татар җырчыларының балалары белән бергә җырлауларын тамашачы ярата. 31 гыйнварда Казанның УНИКС залында узган “Балалы солянка” концертына билетлар сатылып бетеп, ишек төбендә билет эзләүчеләр дә бар иде.

Закир Шаһбан, Гүзәл Уразова, Хәния Фәрхи, Рөстәм Асаев, Гөлдания Хәйруллина кебек билгеле артистларга игътибар күбрәк иде. Гомумән, җырчы-артистлар гаиләләрендәге балалары белән булган иҗатны теләп күрсәтте.

“Әминәне бик сирәк күрәм, шулкадәр сагынып күрешәбез. Менә “Балалы солянка” тагын күрешергә сәбәп булды. Әле Яңа ел бәйрәмнәреннән соң туганнарның балалары белән бергә ресторанга барганбыз икән. Алар анда безгә концерт куйдылар. Әминә белән бергә иҗат иткәнебез бар дип әйтүем. “Баламның баласы” җырының клибында да төште бит ул. Шуңа хәзер Әминә белән зур сәхнәгә чыгуыма шатланам гына,” диде Хәния Фәрхи.

Татарстанда билгеле җырчы Рөстәм Асаев кызы Гөлназ белән бу концертның яңа җырчылары түгел, үткән концерттагы кебек алар табигый сәләтләрен күрсәттеләр.

"Үткән "Балалы солянка"да әтием белән “Кышкы романс” җырын башкарган идек, ул вакытта икебез бергә сәхнәдә дуэт буларак беренче тапкыр чыгыш ясадык. Һәр чыгыш алдыннан дулкынлану хисе була, бу юлы да шулай иде. Бергәләп әлеге тамаша өчен язылган “Яшәргә иркәм” җырын башкардык. Ходайга шөкер, дуэтларыбыз языла тора”, ди Гөлназ Асаева.

“Балалы солянка”ның үзенчәлеге һәм кызыклыгы популяр җырчыларда гына түгел, монда балаларның булуы тамашаны кызыклы итте. Бигрәк тә Илгәрәй, Илназ Баһ, Альбина Апанаева, Лилия Гыйматдинова, Гүзәл Уразова, Илдар Әхмәтовларның 3-5 яшьлек сабыйларын тамашачы үз баласы кебек кабул итте.​

XS
SM
MD
LG