Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мәктәп укучылары арасында татар теле бәйгесе узды

Олимпиадада беренче урынны алучылар
Олимпиадада беренче урынны алучылар

Уфада 31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә 9-11нче сыйныфлар укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.

Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада 9-11нче сыйныфларда белем алучы йөздән артык укучы катнашты. Бәйге Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернатында узды. Чара 31 гыйнвар башланып, өч көн дәвам итте. Олимпиадада тугыз, ун, унберенче сыйныфлар ике төркемгә бүленеп ярышты. Һәр сыйныф милли мәктәпләрдә укучыларга һәм урыс мәктәпләрендә татар телен фән буларак укучылар төркемнәренә бүленде. Укучылар татар теле һәм әдәбияты фәне буенча белемнәрен һәм сәнгатьле уку осталыкларын күрсәтте.

2 февраль бәйгегә йомгак ясалды. Олимпиаданы тантаналы ябу чарасы бәйгедә катнашкан укучыларның концерты белән башланды. Аннан соң мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева, министрлыкның милли мәгариф бүлеге башы Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова сүз алды. Милли бүлек җитәкчесе сүзләренчә, республикада 130дан артык милләт яши. Мәктәпләрдә 14 телдә укыту оештырылган. Мордва, чуваш һәм урыс телләреннән агымдагы уку елында шундый олимпиадалар үткән. Министрлык вәкиле бәяләмә төркеме эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул бу олимпиадада беренче тапкыр бәйсез экспертлар да катнашуын әйтеп, урыннар бик гадел бирелүен билгеләде.

Йомгаклау тантанасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева, Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Альберт Максютов, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзалары катнашты. Римма Үтәшева апрель аенда мохтарият “Тукай моңнары” исемле чара уздырачагын әйтте, укучыларны шул чарада катнашырга чакырды. Ул Мәләвез районының Җиргән авылыннан килгән Вадим Шәфиевка бүләк тапшырып, аны көзен булачак “Ике аккош” исемле бәйгегә чакырды. Альберт Максютов җиңүчеләрнең укытучыларын бүләкләде.

Уфада татар теле бәйгесе

Чакмагыш районы укучысы Земфира Зәйдуллина җырлый
1/16 Чакмагыш районы укучысы Земфира Зәйдуллина җырлый
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Бакалы районы укучысы Алина Сүлтиева бии
2/16 Бакалы районы укучысы Алина Сүлтиева бии
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Илеш районы Югары Яркәй авылы укучысы Лиана Галиуллина җырлый
3/16 Илеш районы Югары Яркәй авылы укучысы Лиана Галиуллина җырлый
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Стәрлетамак шәһәреннән килгән Әдилә Абдуллина Фатих Кәримнең “Кадрия” шигырен сөйли
4/16 Стәрлетамак шәһәреннән килгән Әдилә Абдуллина Фатих Кәримнең “Кадрия” шигырен сөйли
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Балтач районы Штәнде мәктәбе укучысы  Гүзәл Фазылова татар халык биюен башкара
5/16 Балтач районы Штәнде мәктәбе укучысы  Гүзәл Фазылова татар халык биюен башкара
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Мәләвез районы Җиргән мәктәбе укучысы Вадим Шәфиев “Мин авыл баласы” җырын башкара
6/16 Мәләвез районы Җиргән мәктәбе укучысы Вадим Шәфиев “Мин авыл баласы” җырын башкара
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Чишмә районыннан Алия Янбарисова
7/16 Чишмә районыннан Алия Янбарисова
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Чишмә районы Келәш мәктәбе укучысы Эльгина Газизова
8/16 Чишмә районы Келәш мәктәбе укучысы Эльгина Газизова
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Әлшәйдән Розалия Солтанова
9/16 Әлшәйдән Розалия Солтанова
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Римма Үтәшева Вадим Шәфиевны бүләкли
10/16 Римма Үтәшева Вадим Шәфиевны бүләкли
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Татарстан республикасы вәкиле Альберт Максютов укытучыларны бүләкли
11/16 Татарстан республикасы вәкиле Альберт Максютов укытучыларны бүләкли
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Куергазы районы укытучысы Эльфира Вәлиева
12/16 Куергазы районы укытучысы Эльфира Вәлиева
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева бәяләмә төркеме әгъзасы Илсур Мансуровка мактау кәгазе тапшыра
13/16 Мәгариф министры урынбасары Венера Вәлиева бәяләмә төркеме әгъзасы Илсур Мансуровка мактау кәгазе тапшыра
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Бәйгедә җиңүчеләр
14/16 Бәйгедә җиңүчеләр
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Чарада катнашучылар
15/16 Чарада катнашучылар
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Беренче урынны алучылар
16/16 Беренче урынны алучылар
31 гыйнвар-2 февраль көннәрендә Уфада 9-11нче сыйныф укучыларының татар теле һәм әдәбияты республика олимпиадасы үтте.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG