Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бен Родс: "Украинага корал бирү низагны хәл итүнең яхшы чишелеше түгел"


АКШ хакимияте якын араларда Украина хөкүмәтенә корал бирүне күздә тотмый һәм Украинадагы низаг сәбәпле, хәзерге чикләүләр Русиягә басым ясауның иң яхшы юлы дип саный. Мондый белдерүне АКШ президентының иминлек мәсьәләләре киңәшчесе Бен Родс ясады. CNNга биргән әңгәмәдә Родс "коралларны арттыру" низагны туктатуның яхшы ысулы түгеллеген әйтте.

Элегрәк The New York Times газетасы АКШ Киевка саклану коралларын җибәрергә мөмкин дип хәбәр иткән иде. "Немецкая волна" әйтүенчә, Родсның CNN каналына биргән әңгәмәсендә мондый планнан тулысынча баш тарту турында ачык белдерелми.

Вашингтонда 9 февральгә планлаштырылган ФРГ канцлеры Ангела Меркельның килүен көтәләр. Украина низагы белән бәйле проблемнарны хәл итүдә Германия АКШны төп партнеры итеп күрә.

XS
SM
MD
LG