Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВда кыскартулар: кешеләрме әллә хезмәт хакымы?


Журналистлар арасында ТНВда йөз кешене кыскартачаклар дигән сүз таралган. Җитәкчеләр Миләүшә Айтуганова да, Илнур Фәйзрахманов та кыскартуларның булачагын кире какмый. Йә хезмәткәрләр, йә хезмәт хаклары кимиячәк.

Бу көннәрдә татар журналистлары арасында "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә кыскартулар булачак дигән сүзләр таралды. Кемдер йөз кешене эштән җибәрәләр икән, кемдер барлык хезмәткәрләрнең 10%ын кыскарталар икән дип белдерә. Фейсбукта да бу темага фикерләр куера.

"Бездәге халыкның 10%ын кыскартырга, аларга тимәгән очракта, хезмәт хакларын 15%ка киметергә дигән сүзләр йөри. Әле беркем дә кемне кыскартачакларын белми, бәлки шуңа күрә артык борчылучы да юктыр. "Болгар" радиосында алты кеше, ә телевидениедә йөзләп кеше кыскартуга эләгәчәк икән дип тә әйтәләр. Без үзебез төшкә кадәр дәфтәрне өстәлнең бер почмагына, төштән соң аны икенче почмакка төртеп куючыларны эштән җибәрерләр дип өметләнәбез", дип белдерде Азатлыкка ТНВда эшләүче бер журналист. Исемен күрсәтмәүне үтенде ул.

Илнур Фәйзрахманов
Илнур Фәйзрахманов

Телерадиокомпания генераль директорының радио буенча урынбасары, "Болгар" радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов кыскартуларның булачагын кире какмый, шулай да тырышып эшләүчеләргә кагылмаячаклар.

"Кыскартуларның күләме, кемнәргә һәм ничек кагылачагы турында мин әлегә өздереп әйтә алмыйм. Бу мәсьәләне директорлар шурасы белән килештерү кирәк булачак. Әлбәттә, Русиядәге кризис сәбәпле үзгәрешләр булачак. Без бәяләр артканга хезмәт хакларын арттыру (индексация) булыр дип торабыз, шул ук вакытта бөтен компанияләрдә һәм министрлыкларда кыскартулар бара", ди Фәйзрахманов.

Ул хезмәткәрләрне кыскартканда иҗат кешеләре һәм техниклар арасында кемгә дә булса өстенлек бирү ягында түгел. "Алар берлектә. Әгәр иҗат кешеләре җитештермәсә, техниклар аны эшкәртеп чыгара алмаячак, киресенчә, техниклар булмаса иҗат кешеләре үзләре эшләгән әйберне эфирга чыгара алмый", ди Фәйзрахманов.

Ул кыскартулар булган очракта, иң беренче чиратта, хезмәткәрнең җитештерүчәнлеге, эшне ихлас башкаруы исәпкә алыначагын әйтә. "Без атнасына 40 сәгать эшләргә тиеш. Кемнәр күбрәк эшли, кемнәргә ихтыяҗ бар, кемнәрнең тапшыруларын яраталар... Һәр җирдә дә тырышып эшләгән кешене саклап калу дигән әйбер бар. Шулай ук кайбер ставкалар берләштерелергә дә мөмкин. Әгәр чыннан да инде кыскартырга дигән шарт куела икән, бу вариант та каралырга мөмкин. Бүген уйланулар бар, әмма төгәл генә мәгълүмат юк", ди Фәйзрахманов.

Шулай да ул кыскартуларның ТНВны да читләтеп узмаячагын әйтә. Чөнки, аның сүзләренчә, КамАЗ, "Түбәнкаманефтехим"да ун меңләп кешегә кыскарту турында искәртү кәгазе тапшырылган инде.

Миләүшә Айтуганова
Миләүшә Айтуганова

ТНВ генераль директоры урынбасары, ширкәтнең баш продюсеры Миләүшә Айтуганова кыскарту сәясәтнең Мәскәүдән үк килүен, "кризиска каршы чара" чагылышы икәнлеген әйтә.

"Хәзер бөтен ширкәтләргә (оешмаларга) "кризиска каршы чаралар планы" әзерләргә кушылган. Ул безгә дә килеп җитте. Төрле юлларны уйлыйбыз. Ничегрәк булыр, әлегә төгәл генә җавап биреп булмый, чөнки генераль директор (Илшат Әминов) һәм аның урынбасарлары нәкъ шушы проблем өстендә эшли. Без аны, акционерлык җәмгыять булганга, директорлар шурасына ("ТАИФ") тәкъдим итәргә тиеш. Ул анда гына хәл ителәчәк", ди Айтуганова.

Аның сүзләренчә, ТНВда йөз кешене кыскарталар икән дигән сүзләр гомумән дөреслеккә туры килми.

"Без хәзер төрле вариантларны карыйбыз. Бәлки, ул хезмәт хакларының кыскартылуы булыр, бәлки кешеләрне кыскарту... Өч төрле вариант әзерләнә. Директорлар шурасы кайсын кабул итәр, алга таба шуның буенча эшләячәкбез", ди Айтуганова.

Үзе ул телевидениедә татарча тапшыруларны ничек кенә булса да саклап калу ягында. "Бу кыскартулар "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" эфирында берничек тә тамашычыларга сизелергә тиеш түгел. Бөтен татар тапшыруларын да, шул тапшыруларны әзерләгән кешеләрне дә саклап калу кирәк. Һәр оешмада тиешенчә эшләмәгән кеше бар, әгәр алар бар икән, бирелгән вазифаларын үтәмиләр икән, бәлки, аларны язма рәвештә ике ай алдан кисәтербез. Әле бу юнәлештә эш башланды гына, ике атнадан ниндидер ачыклыклар булачак", диде Айтуганова.

Бүген ТНВда 700гә якын кеше эшли. Миләүшә ханым ширкәттә уртача хезмәт хакының күпме икәнен әйтмәде.

ТНВ журналистлары арасыннан берәү Азатлыкка "бу кыскартулар гади хезмәткәр өстенә төшәчәк, бездә түрә-кара үзен беркайчан да рәнҗетми ул", диде.

XS
SM
MD
LG