Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар кабель каналларына юкка чыгу яный


TMTV каналын татар музыкасын сөючеләр яратып карый иде
TMTV каналын татар музыкасын сөючеләр яратып карый иде

2015 елның 1 гыйнварыннан башлап яңа канун гамәлгә керә, аның нигезендә төбәкләрдә эшләүче кабель телеканалларында реклама күрсәтү тыела.

Бу һәр төрле рекламага кагыла: сүздән әйтүгә дә, аста йөгерек җөмләләргә дә, ялт итеп ниндидер тауарны күрсәтеп алуга да. Ә бу каналлар өчен үлемгә тиң, чөнки аларның керемнәре рекламага бәйле.

Ел дәвамында бу мәсьәлә турында сүз катулар булды, әмма мәсьәләнең төбенә төшеп, өйрәнеп, аны хәл итүдә ашыгыч чаралар күрүчеләр табылмады диярлек. Ел азагында ниндидер кымшанулар башланды. Һәрхәлдә, кабель каналлары аша трансляцияләгән телеканалларның яшәеше нинди булачак дигән сорау Татарстан Дәүләт шурасында күтәрелде. Республика депутатлары Русиянең “Реклам турында” канунының гамәлгә керүе турында, бу сәбәпле эфир лицензиясе булмаган кабель каналлары ябылырга мөмкин дип, Владимир Путинннан ярдәм сорап хат юллады. Шундый ук мөрәҗәгать Русия премьер-министры Дмитрий Медведевка, Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин белән Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенкога да җибәрелде. Хатта бу канунның гамәлгә керүен бер елга булса да кичектерү сорала. Вакыты ул түгел, дип аңлата алар. Төбәкләрдә эшләүче кабель каналларына, гомумән, бу канун кагылмасын иде дигән теләк белдергәннәр. Әлегә мондый мөрәҗәгать бары тик Татарстан ягыннан гына булды, Татарстан Дәүләт шурасы башка төбәк депутатларыннан да мөрәҗәгатьне хуплауларын сорыйлар. Ни булып бетәр, Путин ни дияр – билгеле түгел.

Экспертлар мондый канунның имзалануын матбугатны авызлыклау теләге белән аңлаталар. Шулай ук бу канунны уйлап чыгаручылар медиа кырында бары тик федераль каналлар гына эшләп калырга тиеш дигән максатка ирешергә тырыша диләр.

“Реклам турында” канунга үзгәрешләр кертелү татар-башкорт телләрендә эшләүче кабель каналларына да кагыла. Алар өчәү: TMTV, “Мәйдан” һәм Башкортстанда эшләүче “Туган тел”. Яңа канун шартларында татар каналларының язмышы нинди булыр? Бу турыда канал җитәкчеләре белән сөйләштек. Аларның да үз фикерләре.

“Бу Татарстанга гына кирәк шикелле”

TMTV – “Барс Медиа” ширкәтенең музыкаль, күңел ачу юнәлешендә эшләүче каналы. Аларны төрле кабель операторлары аша Татарстан белән Башкортстанда тәүлек дәвамында карыйлар. Оренбур өлкәсен дә колачлыйлар. 1 декабрьдән Башкортстанның “Ufanet” операторы аша Түбән Новгород шәһәрендә һәм өлкәсендә яшәүче татарларга да TMTVның туган телдә ясалган тапшырулар, концертларны карау мөмкинлеге туды. Канал җитәкчелеге әйтүенчә, аларның потенциаль аудиториясе 2 млн кешене тәшкил итә. Бу санга интернет аша караучылар да керә. TMTV каналы МТС иярчене аша да, IP телевидение аша да трансляцияләнә.

Яңа елны канал борчу белән каршы ала, канун гамәлгә кергәч, ни булып бетәрбез, дип курка. Алар инде берничә тапшыруын эфирга чыгармау карарына килгән. Реклама – каналның төп кереме булмаса да, эфир вакытын сатып яхшы гына керем ала башлаганнар.

Тимур Сәйфетдинов, TMTV каналы
Тимур Сәйфетдинов, TMTV каналы

“Эфир вакытының күпме өлешен реклама тәшкил иткәнен әйтә алмыйм, әмма бу юнәлештә без үсештә идек. Канал бит әле яшь, аны башта танытырга кирәк иде, аудиторияне җыюга көч китте. Яңа гына “плюс”ка, ягъни табыш алып эшли башлаган идек һәм менә сиңа мә, Мәскәү безгә шундый күчтәнәч китереп тоттырды. Безнең өчен күңелсез хәл бу, – ди TMTV мөдире Тимур Сәйфетдинов. – Нишлибезме? Урыслар әйтмешли, “выживать” итәбез. Без барлык иганәчеләр тапшыруларын ябарга мәҗбүрбез, музыкаль ротациядә эшләүгә күчәбез. Җырчылар TMTV эфирында клибын яки чыгышын күрсәтәсе килә икән, түләргә тиеш булачак. Бу турыда ноябрь башыннан бирле аңлату эше бара, килешүләр төзелә. Җырчылар ягыннан аңлау бар кебек, чөнки бу бездән генә тормый, безне менә шундый кысаларга китереп кыстылар. Моңа кадәр сыйфатлы җыр, клипларның 80 проценты бушка әйләндердек. Кызганыч, без башка бушка хезмәт күрсәтә алмаячакбыз. Бу “Барс Медиа” белән килешү нигезендә эшләүче җырчыларга кагылмый. Бәяләр дә төрле”.

Тимур Сәйфетдинов каналны коткарып калыр өчен Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хатлар язганнарын әйтте, ләкин бу проблемага республика җитәкчелеге тиешле игътибар бирмәде дип саный. “Эфир” каналы мөдире Андрей Григорьев җитәкчелегендә төбәк кабель телевизион каналлар ассоцияциясе барлыкка килүе, бу эштә нидер майтара алулары могҗизага тиң вакыйга булыр иде дип саный, алар татар телендә эшләүче милли каналлар турында Мәскәүдә сүз катар дип өмет итә ул.

“Без һәм безнең кебек эш итүчеләр якланмый калсак, милли каналларның саны кими, аудиториянең кызыксынуы түбән тәгәрәячәк. Татар телле аудитория берничә канал карарлык итеп ясалды. Аның өчен дәүләттән акча сорамадык, үз көчебез белән матур сурәтле, сыйфатлы канал ясарга тырыштык. Берничә төрле каналлар булганда күңелле иде бит. Ә хәзер бу юкка чыгарга мөмкин, – дип дәвам итте ул. – Каналабызда бартер белән килешенеп эшләгән тапшырулар күп өлешне тәшкил итә. Мәсәлән, тапшыруны кайдадыр төшерәбез икән, без аларны рекламлый идек. Бер-беребезгә уңай булсын өчен хезмәт күрсәттек. Хәзер, гомумән, реклама сүзе тыела. Туры әйтеләме, кыекмы, яшеренме, “бегучка”мы – акча эшләү белән бәйле бар нәрсәгә дә канун “рөхсәт ителми” дигән мөһер салды. Роскомнадзорга нәрсә ярый-ярамый турында сорау бирелде. Ниндидер объект кадрда чыга икән, күз йомыла, ике чыга икән, бу инде реклама дип санала.

Башка төбәкләрдә хәлләр ничек икәнен, алар бу өлкәдә нишләргә уйлаганнарын белмим. Юристлар Петербурга бу уңайдан уздырылган форумга барды, барулары юкка булды, нәтиҗәдә анда да берсе берни белми булып чыкты, берсе дә төгәл берни дә аңлатмаган”.

“Акча гына түгел бу, сәясәт”

Бу канунның гамәлгә керүнең сәбәбен Тимур үзенчә аңлата, ул канунның кабул ителүенең тарихы рекламага да бәйле түгел, ди. Ул шулай ук ни өчен бу канунга каршы бары тик Татарстан гына дәгъвалар белдергәненә аптырый.

“Рекламның процент өлеше төбәкләргә бик аз туры килә, безне федераль каналлар белән чагыштырып булмый. Эш башкада. Минемчә, федераль үзәк дигитал каналлар челтәтерен оештыргач, Русия буенча станцияләр булдырды, хәзер аларга бу гамәлләрен ничектер акларга кирәк. Халык аларны гына карарга мәҗбүр ителә. Өйдә кабель каналлары карый идегезме, матур көннәр бетә, менә бит антенна аша да карап була дип тәкъдим итәчәкләр. Ә антенна аша бары тик федераль каналлар гына күрсәтеләчәк. Безнең аның өчен түләргә зур акчаларыбыз юк.

Кабель операторлар да борчуда, кем тизрәк бөләр: алармы, безме дигән сорау бар. Без алардан түләүле пакетка кертүне сораячакбызмы, белмим. Сорачак, алар бит аны абонентларга сата алмаячак. Бу кыйммәткә төшә. Һәрбер канал аерым пакетта булуны тели: “Эфир” үзенә, “ТНВ” үзенә, без һәм “Мәйдан” аерым. Кибеттә аерым каптан алган кебек кеше һәрбер каналны аерым сатып алырга тиеш булачак. Түгәрәк сумма җыела, ул меңнән дә ким булмаячак. Бу очракта без дә, кабель оператор да, тамашачыга да зыян салынды.

Акыл өстенлек итәр дип уйлыйм. Канунны Татарстан өчен аерым булдырмаячаклар. Берсенә рөхсәт итсәң, аннары барысы да чиратка басачак дип сөйләде бер депутат. Барысына да реклама рөхсәт ителсә бер хәл, әмма бер генә төбәк тә Татарстаннан кала бу проблеманы күтәрми. Татарлардан башка моны берсе болгатмый”, – дип аңлата ул.

“Коллективны кыскартырга туры киләчәк”

2007 елдан бирле эшләп килүче “Мәйдан” каналы мөдире Дамир Дәүләтшин да пошаманда, ул барысы да федераль каналларның гына яшәп калуы өчен тырышлык куела дип саный. Аның фикеренчә, бу канунны аек акыл белән аңлап булмый. Русиядә бер яктан урта, кече бизнеска ярдәм итәргә кирәк, уңай шартлар тудырырга кирәк дигән купшы сүзләр әйтелсә, икенче яктан бу сүзләрнең капма-каршы гамәлләр кылына дигән фикерне әйтә. Аларның коллективында кыскартулар көтелә. Бу – мәҗбүри адым.

Дамир Дәүләтшин, "Мәйдан" каналы
Дамир Дәүләтшин, "Мәйдан" каналы

“Федераль каналлар яшәсен өчен, хәтта кичке 11дән иртәнге 7гә кадәр Русиядә җитештергән шәраб белән шампанны рекламларга рөхсәт ителгән канун кабул ителде. Алар өчен бар юллар да ачык, ә башкалар ничек тели, үз проблемнарын шулай хәл итсен дип күз йомалар. Төбәк каналлары язмышы берсен дә кызыксындырмый. Берсенә дә комачауламый идек, кешеләрне эш белән тәэмин иттек, салымнарны вакытында түләдек. Без барыбер азмы-күпме реклама хисабына яши идек. Бөтен артистлар безнең канал аша концертларын, гастрольләрен рекламлый иде. Татар театрлары да шулай эш итә иде. Җомга саен мәдәни чаралар турында хәбәр итүче, афиша рәвешендә тапшыру чыга иде. Анысын да бетердек. Болардан керем бар иде. Шул исәптән хезмәт хаклары түләнә, башка йөз төрле чыгымнар каплана. Хәзер без дилемма каршында торабыз: нишләргә? Кул астымда 18 кеше эшли, аларны кыскартып урамга чыгарып җибәрергә туры килә. Мәсәлән, реклама менеджерларының кирәге калмый, сату бүлеге дә шулай ук. Переквалификация ясарга туры киләчәк. Аның өчен дә өстәмә акча кирәк.

Мәскәүне аңлау авыр, әмма бу гамәлләре – ул төбәк телеканналарын үтерү, юкка чыгару. Азрак каналлар булган саен җиңелрәк бит. Реклама базары үзебезгә калсын дип уйлаганнардыр. Әмма безне федераль каналлар белән чагыштыру, алар белән бер рәткә кую – ахмаклык. Аларда нинди бәя дә, бездә нинди! Мәсәлән, прәннек җитештерүче потенциаль сатып алучысына тауар турында мәгълүмат бирер өчен 10 мең түли иде дә бер атна реклама әйләндерелә иде. Бу аңа җитә. Ә хәзер аңа ничек эш итәргә кирәк булачак? Мәскәү каналларына реклама куярга тиешме ул? Анда бер секунд өчен коточкыч бәяләр. Бу канун белән безгә генә зыян килмәде, монда урта эшмәкәрлеккә аяк чалынды”, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Дамир әфәнде канунны үзгәртеп булыр иде дигәнгә өмет бар, ди. Әмма көрәшнең нәтиҗәләр уңай булсын өчен каналларның дәгъва белдерүе җитми, халык та даулап йөрсә иде ди ул. Дәүләт бу канун белән абонентлар өчен бәя күтәрелеп тамашачыларның кесәсенә керәләр. Тик әлегә халыкның моңа кайгысы юк.

“Милли каналар берсенә дә кирәкми”

Уфада эшләүче “Туган тел” каналы да тапшыруларын кабель аша трансляцияли. Аның караучылары Башкортстан белән генә чикләнми, тамашачылар аудиториясе Татарстанда һәм Русиянең 87 эре шәһәренә таралган. “Туган тел” Башкортстанда бердәнбер кабельдә эшләүче милли канал. Быел ул биш еллыгын билгеләде. Канал мөдире Азат Вахитов та ничек эшләрен дәвам итәчәкләрен белми. Инде тапшырулар вакытында бернинди дә реклама куймый башлаганнар. Реклама буенча партнерлар белән килешүләр юкка чыга ди. Бу очракта каналлар үзләрен ничек тәэмин итәчәк соң дип аптырый. Ул да канунны кабул иттеләр, ә аны аңлатып бирүче юк дип зарлана. Әлегә коллективта кыскартулар булмаган.

Азат Вахитов, "Туган тел" каналы
Азат Вахитов, "Туган тел" каналы

“Чынында, мин ни булачагын белмим. Минем кебек башкалар да аңгыраеп йөри кебек, чөнки канунны имзаладылар, ә аңлатучы юк. Без 2009 елдан бирле эшлибез, үз аудиториябез барлыкка килде. Чынында “Туган тел” – социаль проект. Монда керем турында сүз бармый, телеканалны яшәтер өчен мин тагын башка бизнес белән шөгыльләнәм, тапкан малыма милли каналны яшәтәм. “Туган тел” каналы – милләтемә файда килсен дигән уй белән башланган эш. Туган телдә аралашкан кешеләргә татар-башкорт җырларын тыңлырга мөмкинлек тудырабыз. Безгә ярдәм итәр урынына аяк чалалар. Милли каналлар дәүләткә кирәкми”, – дип сөйләде ул.

Азат әфәнде Татарстан депутатларының мөрәҗәгате турында белә, ләкин Башкортстанда бу юнәлештә кымшанган кеше юк, ди.

Әлегә бу мөрәҗәгатькә Мәскәүдән бернинди дә реакция булмады.

XS
SM
MD
LG