Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәзер Русия премьеры вазифасына иң кулай кеше – Миңнеханов"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия премьер-министры Дмитрий Медведевка ТАНЕКО нефть эшкәртү корылмаларын күрсәтә. 2 декабрь 2014
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия премьер-министры Дмитрий Медведевка ТАНЕКО нефть эшкәртү корылмаларын күрсәтә. 2 декабрь 2014

Сәяси аналитик Рәшит Әхмәтов Татарстан президентының Мәскәүне тәнкыйтьләвен Рөстәм Миңнехановны Русия премьер-министры итеп билгеләү турында Путин белән килешү булуга юрый.

Кризис көчәя бару белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан Мәскәүгә яңадан-яңа ташлар оча башлады. Бу атнада Миңнеханов "Без Мәскәүнең нидер эшләвен көтеп торырга тиеш түгел, без хезмәт базарына, азык төлек базарына бәйле проблемнар белән шөгыльләнергә, банклар белән эшләргә тиеш", дип белдерде. Узган атнада ул Русия хөкүмәтенең кризиска каршы чараларга Казан белән киңәшләшмичә керешүен "зур хата" дип кабатлый-кабатлый әйткән иде. Аңа кадәр Миңнеханов Русия хөкүмәтенең "салым маневрларын", Эльвира Нәбиуллина җитәкчелегендәге Үзәк банкның рубль бәясе төшүгә каршы чара буларак банк процентларын күтәрүен дә пыран-заран китерде. Миңнехановның үзәк хакимияткә карата тәнкыйтьне шулай кисәк көчәйтеп җибәрүен ничек аңларга соң? Азатлык Казан-Мәскәү мөнәсәбәтләрен игътибар белән күзәтеп баручы сәяси аналитик, "Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовка мөрәҗәгать итте.

– Русиядә хәлләр кискенләшкән һәм киеренкелек арткан чорда Татарстанның моңарчы тыныч кына яшәп килгән җитәкчесе Мәскәүнең гамәлләренә карата шактый кыю тәнкыйть яудыра башлады. Моны ничек аңларга икән?

– Беренче чиратта без Миңнехановның Медведев хөкүмәтен бик кискен тәнкыйтьләвен күрәбез. Ә менә чын хакимият булган президент Путинның гамәлләрен ул тулысынча хуплый. Хөкүмәтне тәнкыйтьләүне мин болай аңлатыр идем. Кризис көчәю сәбәпле Медведевка премьер-министр вазифасыннан китәргә туры киләчәк. Хәзер хөкүмәт халыкка һич тә ошамаган карарлар кабул итәргә тиеш булачак, бигрәк тә халыкның тормыш дәрәҗәсе ике мәртәбә начараю көтелгәндә.

Путин Медведевны бу авыр хәлдән коткарып берәр хөкемдар вазифасына куярга тырышачак. Элегрәк аның Югары мәхкәмә рәисе итеп билгеләнү мөмкинлеге турында да сүз булган иде. Ә премьер вазифасына башка кешене билгеләргә туры киләчәк. Ул кеше дә, беренчедән, Путин өчен куркынычсыз кеше булырга, кризис чорында хакимиятне үз кулына ала алмаслык кеше булырга тиеш. Икенчедән, Путинга җитәрлек дәрәҗәдә тугрылыклы булырга тиеш. Өченчедән, халыкка ошамаячак бу карарларны гамәлгә ашыру өчен башкарма хакимият вертикален буйсындыра алырлык ныклы характерга ия кеше булырга тиеш. Төп максат – авыр чорда Путинны да, Медведевны да кризис орымыннан коткарып калу. Бу урынга Миңнехановтан да яхшырак кеше таба алмаслар дип уйлыйм.

Кудрин шактый көчсез. Төбәктән килгән җитәкче булырга һәм ул иң уңышлы төбәктән булырга тиеш дигән фикер. Ә Русиядә үрнәк төбәк дип Татарстан санала. Республикада сәнәгать тә, авыл хуҗалыгы да алга киткән.

Өстәвенә, Миңнеханов татар да. Ә Путинның бердәнбер стратегик беректәше булып мөселман дөньясы гына калды. Миңнехановның Путин тышкы сәясәттә ислам юнәлеше өчен җаваплы булуны йөкләде, дигән сүзләре дә Миңнехановның абруе кисәк күтәрелүне күрсәтә. Чөнки алтмышлап ислам дәүләте белән хезмәттәшлек итү өчен ул беренче вице-премьер вазифасыннан югарырак урында булырга тиеш.

Мин хәзер Русиянең сәясәте Көнчыгышка, әмма Кытайга түгел, мөселман дөньясына йөз тотар дип уйлыйм. Бу да Миңнехановны Русия премьер-министры итеп билгеләүгә бер этәргеч була ала.

– 2015 елда Татарстанда президент сайлау да көтелә бит әле.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

– Мин Яңа ел бәйрәме алдыннан Казанда җирле үзидәрәләр вәкилләре корылтаенда Миңнехановның Татарстандагы президент сайлавы турында үзен бик нык читләштереп чыгыш ясавына шаккаттым. Ул чакта аның бу сайлауда катнашу-катнашмавы, яки Мәскәүдәге югары вазифага алынуы әле билгеле түгел дигән тәэсир калды. Әлбәттә, ул үзе анда китәргә теләми. Әмма ул Путинга бик ошый һәм Путин аңа тәэсир итә алачак. Путин өченче мәртәбә президент булгач Миңнехановка Русия вице-премьеры булу тәкъдим ителгән иде инде, әмма ул баш тартып үзе урынына Николай Никифоровны (Русия мәгълүмат һәм киңкүләм коммуникацияләр министры) җибәрде. Ә бу юлы инде кризис дәрәҗәсе дә бик җитди, югалтулар да бик зур. Миңнеханов күп кенә параметлар ягыннан шактый кулай кеше булып чыга. Премьер-министр вазифасын ала алырдай күп кенә көчле җитәкчеләрнең кризис чорында премьер буласылары килми.

– Димәк, сез Миңнеханов белән инде килешкәннәр һәм шуңа күрә ул кискен тәнкыйть белән чыга дип уйлыйсызмы?

– Шулай дип уйлыйм. Андый килешү булмаса, Миңнеханов хөкүмәтнең эшен тәнкыйтьләмәс иде.

– Әмма Путин һәммә нәрсә өчен Көнбатышны гаепле итеп күрсәткәндә, Миңнеханов без үз-үзебезне кыен хәлгә куябыз ди бит.

– Юк, хәзер инде оппозициядә дә, Дәүләт думасында да күпләр һәм шактый гына икътисадчылар хөкүмәт өлгерми, тиешле карарлар чыгармый ди. Барысы өчен дә Көнбатыш гаепле дигән әкиятне телевизордан бертуктаусыз уйнатып булмый бит. Тормыш дәрәҗәсе чын-чынлап төшкәндә чын җавап та таләп ителә. Чөнки һәрбер ялгыш адым ышаныч кризисына да китерә. Шуңа күрә президент хәзерге хөкүмәтне урыныннан алырга тиеш булачак. Җаваплылык Медведев хөкүмәтенә йөкләнәчәк. Ә яңа хөкүмәткә яңа мөмкинлек биреләчәк. 1 мартта оппозиция зур протест чарасы уздырганнан соң президент яңа премьер-министр турында карар чыгарыр дип уйлыйм. Игътибар итегез, хәзер Зюганов та, Жириновский да, "Гадел Русия" фиркасе дә Медведевны тәнкыйтьли башлады.

– Ә Миңнехановның тәнкыйтен алда торган республика президенты сайлавы белән бәйләп булмыймы соң?

– Юк. Миңнеханов үзенең җиңеп чыга алачагын бик яхшы белә. Татарстанда сайлауларның ничек узганын без инде беләбез. Сайлау технологияләре инде җайга куелган. Шуңа күрә, Мәскәүдәге югарылар сорамый торып ул үз җитәкчеләрен тәнкыйтьләмәс иде. Гомумән, ул Мәскәүдәге хәлләргә тыкшынмаска тырыша. Ул андагы хәлләрдән читтәрәк торырга тели. Әгәр ул тавыш күтәрә икән, бу бер дә аның үз инициативасы түгел, ә югарыдагыларның инициативасы. Русия президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы Олег Морозовның Татарстаннан булуын һәм аның гел монда кайтып йөрүен дә онытмагыз. Морозов, Миңнеханов һәм Путин арасында бәйләнешләр бик яхшы дип уйлыйм.

– Алайса авыр кризис чорында Татарстанны кем коткарыр дигән сорау килеп туа.

– Казан меры Илсур Метшин Миңнеханов урынын алыр дип уйлыйм. Ул да Путинга бик ошый. Ул бик яшь, Мәскәү даирәләренә дә бик туры килә. Ул Миңнеханов төркеме белән Шәймиев төркеме арасындагы компромисс була ала дип уйлыйм.

– Ул чакта Казан хакимияте башлыгына кемне юрыйсыз инде?

– Метшин такымыннан берәр кеше булыр дип уйлыйм. Метшин президент булган очракта мэр вазифасына үз кешесен куярга тырышачак. Ул шәһәр шурасы әгъзаларының берсе булыр дип көтәргә кирәк. Әмма ул мөстәкыйль кеше булмаячак, ә бер башкаручы гына булачак.

XS
SM
MD
LG