Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гайнетдин Путинны яулыклы кызларны якларга чакырды


Равил Гайнетдин (с) һәм Владимир Путин (архив фотосы)
Равил Гайнетдин (с) һәм Владимир Путин (архив фотосы)

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин мәктәпләрдәге яулыклы кызларны яклап президент Владимир Путинга хат җибәрде. Мордовия мөселманнарының бу мәсьәләдә Гайнетдинга үпкәсе дә бар иде.

11 феральдә Русия югары мәхкәмәсендә Мордовия мәктәпләрендә яулыкларны тыю мәсьәләсе каралачак. Шул уңайдан Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин президент Владимир Путинга хат юллады.

Беренче булып, Равил хәзрәт Мордовиядә килеп туган хәл белән таныштыра. Билгеле булганча, республика хөкүмәте уку йортларында яулыкларны тыю карарын чыгарган иде, узган елның көзендә Мордовия югары мәхкәмәсе бу карарны дөрес дип тапты, әмма мөселманнар моның белән килешмәде һәм аны Русия югары мәхкәмәсенә шикаять итте.

Үз мөрәҗәгатендә Гайнетдин яулык бәйләү кебек гади мәсьәләнең шундый зурга китүенә басым ясады һәм аталарча кызларны кызгануын әйтте. Мөфти сүзләренчә, монда сүз бары тик кызларның тыйнаклыгы гына истә тотыла һәм ниндидер башка мәгънә салу урынсыз.

Мордовиядә мөслимә кызларны яулык бәйләгән өчен җыелышта артка этеп чыгардылар
Мордовиядә мөслимә кызларны яулык бәйләгән өчен җыелышта артка этеп чыгардылар

“Күпләр “хиҗап”, “никаб”, “яулык”, “чадра”ны бутый. Ислам барысыннан да ниндидер униформаны таләп итми. Бары тик тыйнаклык һәм гаурәт күренмәү турында гына сүз бара. Бу барлык халык традицияләрендә дә бар”, ди ул.

Гайнетдин яулык бәйләүнең бернинди проблема тудырмавын халыкара дәрәҗәдә дә күреп булуын ассызыклый. Мисал буларак ул Төркияне китерә. Анда барлык уку йортларында да, дәүләт оешмаларында да яулыктан йөрүне тыю карары юкка чыгарылуын һәм бу җәмгыятьне бары тотрыкландыруын гына әйтә.

Мөфти заманында Русиядә паспортка да яулыктан төшү рөхсәт ителүен искә ала һәм ни өчен хәзер шундый кечкенә балалар җилкәсенә шулкадәр зур сынаулар төшүенә аптырый.

“Мордовия хакимиятләре дөньявилыкка сылтый һәм әлбәттә яхшы нияттән чыгып эшләгәнен беләм. Әмма Татарстан белән Чечня тәҗрибәсе киресен күрсәтә. Түрәләрнең укучыларның башын каплау мәсьәләсенә кысылмавы бары уңай нәтиҗә бирә. Бу хакимиятнең демократик булуын һәм рухи кыйммәтләрне истә тотуын билгели”, ди Гайнетдин.

Хат азагында ул мөслимә кызларның да ниндидер ябык мохиттә һәм махсус уку йортларында түгел, ә башкалар белән бер мәктәптә укыйсы килүен һәм җәмгыятькә файда китерергә теләүләрен әйтә.

Мордовия татарлары мөфтине көтте

Равил Гайнетдинның моңа кадәр бу мәсьәләдә бернинди яклау сүзе әйтмәве сәбәпле Мордовия мөселманнары аңа бераз үпкәле иде. Алар мөфти Мордовиягә килеп хакимиятләр белән сөйләшсә, бу яулык мәсьәләсе бу дәрәҗәгә кадәр барып җитмәс иде дигән фикердә булды.

"Өч мөфтиятнең икесе бөтенләй дәшми. Аннары Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин кичекмәстән килсен иде, бу бит аның бурычы. Анда Мурат Мусаев дигән адвокат бар. Килсеннәр. Халык каршылыгын кетмәсеннәр”, дигән иде Азатлыкка җәмәгать эшлеклесе Айся Әхмәров.

Соңгы тапкыр Гайнетдин Мордовиягә 2006 елда барган булган.

Шулай да узган ел азагында Мордовиядә Русия мөфтиләре шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов булып китте. Ул сәфәрнең максаты 2015 ел башында мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең Мордовиягә килүенә әзерлек чараларын күрү иде.

Сәфәр кысаларында Аббясов милли сәясәт министры Анатолий Чушкин белән очрашуда яулыклар мәсьәләсен дә күтәргән.

"Чушкин белән дини оешмалар һәм хакимият арасындагы проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Ничек безгә тынычлыкны сакларга, иминлекне сакларга - болар турында фикер алыштык. Яулыклар проблемасын бер очрашу, бер сөйләшү белән үзгәртеп булмый, әмма аны ничек дөрес юлга салырга дип бер фикергә килдек, аны әкрен генә Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бер-беребезне аңлап хәл итәргә ниятләребезне белдердек", диде ул чакта Аббясов.

XS
SM
MD
LG