Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура: "Рауза Галимова кибеттән май урламаган"


Кронштадта полиция бүлегендә вафат булган 81 яшьлек Рауза Галимова кибеттән май урламаган. Бу хакта Петербурның прокуратура матбугат-үзәгенә сылтама белән «Русская служба новостей» хәбәр итте.

"Видеодан күренгәнчә, ул касса янында сатучыга акча бирергә тели, аның куллары калтырый, әмма кибет хезмәткәрләре акча алмыйлар һәм полиция вәкилен чакыралар", дип белдерделәр анда.

Шулай ук прокуратурда Галимова сумка астында булган әйберләрне күрмәскә дә мөмкинлеген әйтәләр. Матбугат үзәгендә белдерүләренчә, кибет җитәкчесе аны полициягә алып китүләрен үтенгән, чөнки аның бернинди документлары да булмаган.

Галимованың үлеменә бәйле җинаять эше ачылган. Бу хакта Русия тикшерү комитеты башлыгы Владимир Маркин белдерде.

Аның сүзләренчә, Галимованың үлеме сәбәпле экспертиза нәтиҗәсендә билгеле булачак. Шулай ук ул аның полициядә тотылу шартлары һәм ашыгыч ярдәм килгәнче аның белән булган мөгаләмәне дә тикшерәчәкләрен әйтте.

Кибеттәге намуссыз хезмәткәрләрне оялту өчен Петербур һәм Кронштадтагыларны флешмобка чакыралар. Моны оештыручы Сергей Елгазин дигән музыкант сәүдә үзәге ишек төбенә май алып килергә тәкъдим итә.

Кронштадта “Магнит” кибетеннән май урлауда гаепләнгән Ленинград камалышында исән калган 81 яшьлек Рауза Галимова полициягә китерелгәч йөрәге тотып үлеп киткән иде.

XS
SM
MD
LG