Баймакта бер йорттагы шартлаудан өч кеше зыян күргән
Баймакта өч катлы йортта шартлау сәбәпләрен тикшерәләр. Өч кеше зыян күргән, ун кеше эвауацияләнгән. Беренче мәгълүматларга күрә, шартлау көнкүреш газы чыгу сәбәпле яңгыраган. Бер фатирда барнәрсә диярлек янып бөткән. Тагы унике фатирга нык кына зыян килгән. Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, алар шартлау тавышы ишеткән һәм аның дулкыны тәрәзә рамнарын һәм диварның бер өлөшөн алып ыргыткан. Янган фатирны арендага алган 43 яшьлек хатынның тәне пешкән. Ул авыр хәлдә хастаханәдә ята.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?