Accessibility links

Чех һава юллары Уфага туры очышларын туктатты


Czech Airlines очкычы
Czech Airlines очкычы

Чех һава юллары (Czech Аirlines) ширкәте Прагадан Уфага туры очышларны туктатуы турында игълан итте. Ширкәт җитәкчелеге моны ихтыяҗ кимү белән аңлата.

Czech Аirlines Уфага туры очышларны 2012 елның җәендә башланган иде. Шул ук елның 26 июнендә ширкәтнең Уфада вәкиллеге ачылды. Башта даими очышлар атнага өч тапкыр булса, соңрак икегә, узган елның көзеннән бергә калдырылды. Хәзер Уфадан Прагага туры очышлар бөтенләй туктатылды.

Ихтыяҗ кимү сәбәпле Чех һава юллары узган елның ноябрендә Пермь һәм Түбән Новгородка да очышларын туктаткан иде. Кышкы вакытка күчкәннән соң Петербур, Ростов, Самар һәм Екатеринбур шәһәрләренә очышлар киметелде.

2015 елның язында Czech Аirlines Казан һәм Калининградка туры очышлар башларга ниятләгән иде. Ширкәт бу очышлардан да әлегә баш тартуы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG