Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең көньягында һәм аннексияләнгән Кырымда хәрби күнегүләр үтә


Русиянең хәрби күзләү һәм махсус көчләренең Волгоград өлкәсендәге күнегүләре. 4 апрель 2014
Русиянең хәрби күзләү һәм махсус көчләренең Волгоград өлкәсендәге күнегүләре. 4 апрель 2014

Русия аннексияләгән Кырымда, андагы яр буе сагы хәрбиләре белән берлектә, күнегүләр бара. Күнегүләрдә 600 хәрби, 50 хәрби техника катнаша, дип белдерә Русиянең Кара диңгез флоты вәкиле Вячеслав Трухачев.

Сишәмбе Русиянең көньягында хәрби күзләү һәм махсус көчләрнең киң күләм күнегүләре башланды. Ике меңгә якын хәрби, 200дән артык хәрби техника җәлеп ителгән. Бу күнегүләр ай буе Волгоград, Ставрополь өлкәләрендә, Чечня, Дагстан, Адыгей, Крачай-Чиркәс, Төнья Осетиядә үтәчәк.

Узган елның языннан бирле Русия берничә тапкыр киң күләмле күнегүләр үткәрде. Узган ел апрель аенда Украина чиге буенда Көньяк һәм Көнбатыш хәрби бүлгеләрнең күнегүләре үтте. Июнь ахырында Русия президенты Владимир Путин Үзәк хәрби бүлгедә көтелмәгән күнегүләр үтәчәген игълан итте. Анда 65 меңнән артык хәрби катнашты. Сентябрь аенда "Көнчыгыш-2014" ("Восток-2014") дип аталган күнегүләргә 150 мең хәрби һәм сигез меңгә якын хәрби техника җәлеп ителде.

XS
SM
MD
LG