Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстандагы һәр мәктәпнең язмышы аерым каралырга тиеш"


2013 елның язында ябылуга дучар була язган Әгерҗе районының Салагыш мәктәбе укучылары
2013 елның язында ябылуга дучар була язган Әгерҗе районының Салагыш мәктәбе укучылары

Татарстанда балалар саны тиешеннән ким булган мәктәпләр ябылырга мөмкин. Ябу юлларын әзерләү өчен бер ай вакыт бирелгән. Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев һәр мәктәпнең язмышы, бигрәк тә милли мәктәпләрнеке, аерым каралырга тиеш дип белдерә.

"Татарстанда укучылар саны 80нән ким булган урта мәктәпләр калмаска тиеш", дип белдерә Татарстан вице-премьеры, фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов. Ул бу хакта "Татарстанда урта белем бирүне камилләштерү"гә багышланган республиканың Иминлек шурасы утырышында белдерде. Җыелышта президент Рөстәм Миңнеханов та министрның бу тәкъдимен хуплады.

Фәттахов сүзләренчә, балалар саны аз булган мәктәпләргә яшь белгечләрне чакырып эшләтеп булмый, укучылар арасында да көндәшлек юк, һөнәри белем бирү дә каралмаган. Әлеге утырышта БДИ тапшырганда балалар саны аз булган мәктәпләрнең югары күрсәткечкә ирешә алмавы да әйтелде. Татарстандагы 1403 мәктәпнең 244е тулы булмаган (малокомплектный) мәктәп дип белдерелә.

"Татарстанда урта белем бирүне камилләштерү"гә багышланган Иминлек шурасы утырышы
"Татарстанда урта белем бирүне камилләштерү"гә багышланган Иминлек шурасы утырышы

Бу җыелылышта катнашкан Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев фикеренчә, ябар алдыннан һәр мәктәпнең язмышы аерым каралырга тиеш, ниндидер саннар нигезендә эш итү болай да аксаган татар мәгарифенең тез астына сугачак. "Милли мәгарифсез милли республика дип аталуыбыздан әллә ни мәгънә булмас", ди Вәлиев. Җыелыштан соң ул Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Разил әфәнде, сез республиканың Иминлек шурасы утырышында "Татарстанда укучылар саны 80нән ким булган мәктәпләр калмаска тиеш", дигән сүзләрне ничек кабул иттегез?

– Бу әлегә карар түгел, ул хакта сүз генә булды. Карар кабул итү өчен бер ай вакыт бирелде. "12-13 бала укый торган урта мәктәп булырга тиеш түгел, ә башлангыч мәктәпкә килгәндә, ул һәрбер авылда булырга тиеш", диде президент.

– Озак еллар милли мәгариф белән шөгыльләнгән кеше буларак, бу проблем ничек хәл ителергә тиеш дип уйлыйсыз?

– Мәктәпсез авылны һич кенә дә күз алдына китерә алмыйм. Гомер-гомергә татар авылы мәдәрсәле, мәчетле булган, анда безнең зыялы затларыбыз җыела бит. Авылда сыер, сарык, ат абзары гына булырга тиеш түгел, мәктәп – авылның ниндидер яктылык биреп торган өлеше. Минем фикеремчә, авылда һичшиксез мәктәп, клуб яисә мәдәният йорты булырга тиеш.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Әгәр авылда кеше юк икән, ничек анда мәгариф һәм мәдәният учакларын булдырасың? Бу мәсьәлә, билгеле, катлаулырак. Президентның күптәнге күрсәтмәсенә күрә, әгәр авылда ике-өч бала гына булса да анда башлангыч мәктәп булырга тиеш. Бу күрсәтмә бүгенгә кадәр үтәлеп килә, билгеле, кайбер урыннарда ябылгандыр.

Урта мәктәпкә килгәндә, монда проблем юк дип әйтеп булмый. Мисал китерелде, 11 укучылы мәктәпләр дә бар. Димәк, 11 сыйныф икән, бу бер сыйныфта бер бала дигән сүз. Бер сыйныфта бер бала укый торган урта мәктәп була ала микән? Бу, беренчедән, искиткеч кыйммәткә төшә, әмма мәсьәлә акчада гына түгел, ә укытуның сыйфатына да кагыла. 12 бала өчен генә укыту процессын оештыру бик тә авыр һәм катлаулы мәсьәлә.

Үзәк (база) мәктәпләре турында карар күптән бар иде, бу эшләр бара. Бу утырышыта эшне камилләштерү турында да сүз булды.

Башлангычтан соң балаларны башка мәктәпләргә йөртү өчен шартлар тудырырга кирәк. Моның өчен әйбәт юллар һәм автобуслар кирәк. Әле шушы көннәрдә генә Кукмара һәм Мамадыш районнарыннан төрле хәбәрләр килде, анда мәктәп автобуслары җитми икән. Кайбер районнарда юллар юк. Менә мондый хәлләрдә кайбер урта мәктәпләрне ябып, андагы балалаарны кайдадыр укытырга йөртергә тырышу мөмкин булмаган эш. Иң беренче чиратта шартлар тудырырга, ә аннан соң гына бу мәсьәләне хәл итеп булачак.

Милли мәгарифкә аерым бер мөнәсәбәт һәм аерым бер сакчыл караш кирәк

Милли мәктәпләр – бик четерекле мәсьәлә. Бер районда бер татар авылы уртада утыра икән, аның тирәсендә рус йә булмаса чуаш авыллары бар икән, татар авылындагы мәктәпне бетереп, башка милләт яши торган авылдагы мәктәпкә йөртү – ул безнең милли мәгарифнең тез астына суга дигән сүз. Аның миллилеге калмый, чөнки милли мәгарифтә милли мохит төп шартларның берсе булырга тиеш. Әгәр балалар барган авылда кешеләр татар телендә сөйләшми, анда гореф-гадәтләр башка халыкныкы, мәктәп бизәлеше башка телдә язылган икән, милли мәгарифнең рухын һич кенә дә кертеп булмый. Милли мәгарифкә аерым бер мөнәсәбәт һәм аерым бер сакчыл караш кирәк. Кыскарткан вакытта да милли мәктәпләрне кыскартуга бик сак килү кирәк.

Хәзер милли мәгарифнең хәле югары дәрәҗәдә дип әйтмәс идем. Милли мәгарифтә проблемнар бик күп. Милли мәгарифнең өстенлекле яклары да бик күп. Казандагы 2нче татар гимназиясен мисал итеп китерәбез, анда бөтен фәннәр дә татарча укытыла, аңа карап укыту сыйфаты начараймый, ә киресенчә көчәя генә. Шушы гимназиядә укыган балалар рус теленнән БДИны рус мәктәбендә укыганнарга карганда да яхшырак бирә.

Тәртип мәсьәләсен алыйк, милли гимназияләрдә, милли мәктәпләрдә укыган балалар арасында полициядә хисапта торучылар, тәртип бозган балалар юк дәрәҗәсендә. Бүген без мәгарифнең, укытуның сыйфатын күтәрү турында сүз алып барабыз. Халык педагогикасын кулланып милли рухта тәрбияләгән, гасырлар буе килгән үзебезнең милли мәгариф системасының үзенчәлекләрен истә тотып укыткан мәктәпләрдә тәртип тә яхшырак, өлгереш тә югарырак дәрәҗәдә була. Мәгарифне үстерү, алга җибәрү турында сүз алып барганда һәр халыкның, һәр милләтнең милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, мәгарифтәге үзенчәлекләрен дә истә тоту кирәк. Милли мәгарифсез милли республика дип аталуыбыздан әллә ни мәгънә булмас.

– Кыскартуларны әзерләү өчен бер ай вакыт бирелгән дип әйттегез. Моның белән кемнәр шөгыльләнәчәк?

– Беренче чиратта мәгариф һәм фән министрлыгы шөгыльләнәчәк, икенче яктан, районнар һәм шәһәрләр җитәкчелеге һәм аларның мәгариф идарәләре һәм мәгариф бүлекләре. Бу утырыштагы төп темаларның берсе – мәгариф өлкәсендәге җитәкче кадрларны билгеләгәндә, мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл иткәндә министрлык белән район-шәһәрләнең муниципаль җитәкчеләренең бергәләп эшләве иде. Чөнки бүген мәктәпләрне, мәгарифне муниципаль җитәкчелек гамәлгә куя. Мәгариф һәм фән министрлыгының артык катнашы юк иде. Бу дөрес хәл түгел. Мәгариф министрлыгына дәүләт дәрәҗәсендә мәгарифне күз уңында тоту, аның белән идарә итү бурыч итеп куелган икән, ул бу эшләрдә актив катнашырга тиеш. Бу карар кабул ителгәч күрербез, район һәм шәһәр җитәкчеләре белән мәгариф министрлыгы арасында киләчәктә килешү дә төзелергә тиеш.

– Мәктәпләрне ябу-япмауга килгәндә ата-аналар үз сүзләрен әйтә алачакмы?

– Татарстаның һәм Русиянең мәгариф турындагы кануннарында авыл җирендәге мәктәпләрне үзгәртеп кору йә булмаса ябу һәм ачу мәсьәләсе хәл ителгәндә авыл җирендәге халыкның фикере искә алынырга тиеш дигән юллар бар. Ни кызганыч, халык үзенең хокукларын белми, кануннар белән яхшы таныш түгел. Без сөйли торабыз, әмма күп җирдә белмиләр. Халык үзенең кануни хокукларын белеп, япмыйбыз дигән таләпне куйса, бу мәсьәләләр яхшырак хәл ителер иде.

– Мәктәпләрне киметү Русиядәге икътисади кризис нәтиҗәсендә килеп туган хәл түгелме?

– Аның да күпмедер тәэсире булгандыр, әмма беренче чиратта ул булмаска тиеш. Бүген иң төп мәсьәлә – ул мәгарифнең, белем бирүнең сыйфат дәрәҗәсе. Соңгы елларда мәгарифтә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары ике мәртәбә артты.

Акча бирү арта, әмма белем бирүнең сыйфаты артмый

Татарстанда бик күп мәктәпләр төзекләндерелде, җиһазланды. Татарстан бюджетыннан 804 мәктәп төзекләндерелергә тиеш иде, аның 500гә якыны төзекләндерелде. Миллиардлаган сум акчалар тотыла, акча бирү арта, җиһазлау арта, әмма белем бирүнең сыйфаты артмый. Република җитәкчелеген иң беренче чиратта борчыган нәрсә әнә шул.

– Мәктәпләрнең язмышы хәл ителгәндә һәрберсенең язмышы аерым каралырга, йә булмаса 80 укучы булырга тиеш, аннан кимрәкләр кыскартыла дигән карар үтәлергә тиеш дип уйлыйсызмы?

– Ниндидер бер стандарт булырга тиеш. Әмма монда төгәл бер санны кую кирәкми. Мәсьәлән 50дән 80гә кадәр, йә булмаса 90га кадәр дип мөмкинлек калдыру кирәк. Төрле авылның, төрле районның мөмкинлекләре төрлечә. Әйткәнемчә, бүген юллар да бөтен җирдә юк, автобуслар да җитешми, якын тирәдә генә мәктәбе дә булмаска мөмкин. Мәгарифтәге таләпләргә күрә, 15 чакрым ераклыкка гына балаларны йөртергә мөмкин. Монда һичшиксез һәр мәктәпнең язмышы аерым каралырга тиеш.

* * * *

2013 елның язында оптимизацияне сылтау итеп Әгерже районындагы балалар саны аз булган мәктәпләрне ябарга теләгән иделәр. Ул вакытта Салагыш халкы бу хәлгә каршы булганга төрле оешмаларга, республика җитәкчелегенә хатлар язды һәм нәтиҗәдә Салагыш, Исәнбай, Девятерня, Иж-Бубый, Тәбәрле татар мәктәпләре һәм шулай ук мари авылларындагы Кулигаш һәм Кәдрәк мәктәпләре сакланып калды.

XS
SM
MD
LG