Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мордовия мәктәпләрендә яулык тыюны җәмәгать пулатында да тикшерергә уйлыйбыз"


Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

11 февраль көнне Русия югары мәхкәмәсендә Мордовия мәктәпләрендә мөселман кызларына яулык бәйләүне тыю мәсьәләсе каралачак. Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов Русия күләмендә бу проблемага нокта куярга кирәк дип саный.

Чәршәмбе көнне Русия югары мәхкәмәсендә Мордовия мәктәпләрендә мөселман кызларына яулык бәйләүне тыю мәсьәләсе каралачак. Узган атнада Русия мөфтиләр шурасы Равил хәзрәт Гайнетдин шул уңайдан президент Владимир Путинга мөрәҗәгать юллаган иде. Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов бу мөселманнарны борчый торган мәсьәлә булуын әйтә.

“Мөфти Равил хәзрәтнең президентка мөрәҗәгате нигезсез түгел. Шул ук вакытта безнең берничә хөрмәтле мөфтиебез президент каршындагы дини эшләрне карый торган шурага да керә. Аны Русия президенты идарәсе җитәкчесе Сергей Иванов алып бара. Күптән түгел утырышлары булган иде һәм нишләп бу мәсьәлә аның алдында да күтәрелмәде икән, югыйсә мондый мәсьәләләрне бу шура хәл итәргә тиеш. Киләчәктә алар анда үз сүзләрен әле әйтер.

Ә менә Мордовиядән Русия җәмәгать пулатына минем исемгә дә, секретарьга да хат килде. Җәмәгать пулаты кысаларында әле тыңлаулар үткәреп бу мәсьәләне тикшерәсебез килә.

Без бит Коръән хөкемен беркем дә алмаштыра алмаганны беләбез. Кануннар ягыннан карасак, Русиядә кануннарда кием дөньяви булырга тиеш дигән әйбер юк. Шуңа моны һәр төбәк үзе хәл итә. Шул ук вакытта бер дәүләт булгач һәр төбәкнең аерым кануннары булырга тиеш түгелдер. Мисал өчен Кавказда, Татарстанда, Башкортстанда мәктәптә яулыклар бәйләү мөмкин, ә нишләп башкаларда ярамый. Мисал өчен Мордовиягә моннан ни зыян килә икән. Шуңа Русия думасында да бу мәсьәләдә нокта куярга телиләр.

Менә Русия югары мәхкәмәсенең җавабын күрербез. Русия Конституциясе дин тотарга теләгән кешеләргә хокук та, ирек тә бирә. Шуңа күрә аны бозып булмый. Икенче яктан, мәктәптә ничек йөрүне дә карарга кирәк. Безнең кайбер югары уку йортларында бит христиан часовнялары да бар. Бөтен диннәргә бит караш бер төрле булырга тиеш.

Яулык мәсьәләсе әле ул дини яктан хиҗап проблемасы гына түгел, ул ислам динендә булган милләтләрнең дә киеменең бер өлеше. Татарлар, башкортлар һәм башкалар да гомер-гомергә башларына яулык бәйләгән. Исламга кадәр дә баш каплау булган. Шуңа мәктәпләрдә аерым форманың булуына без бик риза. Мөселман кызлары муеннарын каплый торган күлмәк кия ала, ә башларына ак кечкенә кенә яулык бәйләп чәчләрен томаласалар инде тиешле булган урыннары капланган саналыр иде. Шундыйрак компромисска килеп булыр иде.

Югары мәхкәмәнең карараын көтеп торабыз. Анда без белә торган юристлар да барачак. Анатолий Пчелинцев дини хокуклар белгече, икътисад югары мәктәбеннән югары белгеч Леонид Сюкияйнен барырга тиешләр.

Мордовия җитәкчеләре арттырып җибәрәләр. Яулык бәйләгән өчен генә бер кызга алтын медаль тапшырмаганнар, кызлар өйләрендә укый башлаган, укытучыларны да яулык бәйләгәне өчен кыса башлаганнар. Бу хәлләргә әлбәттә вакытында нокта куярга кирәк" диде Крганов.

XS
SM
MD
LG