Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда шагыйрь Ринат Хәйрине искә алалар


Ринат Хәйринең беренче китаплары
Ринат Хәйринең беренче китаплары

Башкортстанның Илеш районындагы Үрмәт авылында туып үскән танылган татар шагыйре Ринат Хәйринең тууына 65 ел тулды. Шушы уңайдан туган ягында һәм Уфада аны искә алу чаралары оештырыла. Чираттагы чара 11 февраль көнне Уфаның Башкортстан Язучылар берлеге бинасында үтте.

Ринат Хәйретдинов бала чагыннан ук әдәби иҗатка тартыла. Башкортстан дәүләт университетының филология факультеты татар теле бүлегендә белем алганда, талипларның “Акчарлаклар” әдәби түгәрәгендә актив шөгыльләнә, газета-журналларда еш басыла башлый ул. Университетны тәмамлагач, яшь белгеч туган ягына кайта һәм гомеренең азагына кадәр Илеш районының «Маяк» гәзитендә эшли. Журналист эшчәнлеген әдәби иҗат белән бергә алып бара талантлы милләттәшебез. Әмма ни аяныч, Ринат Хәйринең гомере, иҗаты чәчәк атып килгән чорында, нибары 40 яшендә кинәт өзелә. Каты чир аны арабыздан алып киткәч, әдәби тәнкыйть тә, китап сөючеләр дә район җирендә яшәп тә талантлы әсәрләр тудырган шагыйрьнең иҗатына югары бәя бирә.

Айсылу Хәйретдинова
Айсылу Хәйретдинова

Ринат Хәйри «Эзлим сине» шигъри җыентыгы һәм «Корбан» поэмасы өчен үзе үлгәннән соң Галимов Сәлам премиясенә лаек булды. Мәрхүмнең хатыны, талантлы журналист һәм байтак еллар «Маяк» гәзитенең баш мөхәррире вазифаларын башкарган Айсылу ханым Хәйретдинова тормыш иптәшенең кульязмаларын туплап тагын да биш китап чыгаруга иреште.

Шушы арада гына туган авылы Үрмәт мәдәният йортында Ринат Хәйри истәлегенә зур кичә үткәрелде. Анда мәрхүм шагыйрьнең туганнары, Уфадан барган әдипләр, район җәмәгатьчелеге катнашты.

Аннан соң очрашулар Илеш районы үзәгендә дәвам итте. Хәтер чараларында катнашучылар район үзәк китапханәсендә, район гәзите редакциясендә һәм мәдәният йортында оештырылган очрашуларда булды. Кичен район мәдәният йортында Ринат Хәйрине искә алу кичәсе аеруча матур үтте. Җыр-моң, дәртле биюләр белән бергә сәхнәдән Ринат Хәйринең бик күп шигырьләре дә яңгырады.

Зәлифә Кашапова
Зәлифә Кашапова

Хәтер чараларының чираттагысы 11 февраль көнне Уфада да узды. Кичәдә дуслары, каләмдәшләре Ринат Хәйри хакында иң җылы хатирәләре белән уртаклашты. Әлеге көндә Илеш районының “Балкыш” исемле әдәби берләшмәсен җитәкләүче Зәлифә Кашапова күренекле якташлары хакында күп мәгълүматлар бирде һәм кичәне матур итеп алып барды.

Рамил Янбәк
Рамил Янбәк

Мәрхүмнең җәмәгате Айсылу ханым, шулай ук әдипләр Рамил Янбәк, Сабир Шәрипов, Галим Хисамов һәм башкалар чыгышлары сагыну һәм хөрмәтләү хисләре белән сугарылган. Чара барышында талант иясенең шигырьләрен укып ишеттерделәр, шулай ук аңа багышлап язылган әсәрләр дә яңгырады. Җырчы-композитор Мөдәррис Газетдинов Ринат Хәйри шигырьләренә язган матур җырларны башкарып янә дә олуг талант иясе алдында баш иде.

XS
SM
MD
LG