Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа татар киносы тәкъдим ителде. Аншлаг белән


Казанда яңа татар киносы тәкъдим ителде. Аншлаг белән
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

Казанда яңа татар киносы тәкъдим ителде. Аншлаг белән

"Мир" кинотеатрында узган "Айсылу" фильмы премьерасында алма төшерлек тә урын юк иде. Фильм сериал буларак алга таба да дәвам итәчәк.

11 февральдә "Айсылу" дип аталган яңа татар киносы тәкъдим ителде. Премьера шыгрым тулы залда үтте. Тамашачы шактый күп булганга күрә фильм ике тапкыр күрсәтелде. Керү бушлай иде.

"Айсылу"ның озынлыгы ярты сәгать. Төп герой – авылда яшәгән һәм физик мөмкинлекләре чикле булган кыз. Култык таяклары ярдәмендә генә йөри алган туташның үзенчәлеге – искиткеч җырлау сәләте. Фильм кызның иҗат юлы турында. Фильмны яшь режиссер Рөстәм Рәшитов төшергән. Аның сүзләренчә, тасма әле сериал буларак та дәвам итәчәк.

Фильм тулысынча татар телендә төшерелгән. Рольләрне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары башкара. Төп рольдә – Гөлназ Галимуллина.

XS
SM
MD
LG