Accessibility links

Ижауда "Алтын йомгак"ның өченчесе чыкты


"Алтын йомгак" журналының өч ел рәттән чыккан саннары
"Алтын йомгак" журналының өч ел рәттән чыккан саннары

Балалар иҗатына багышланган "Алтын йомгак" журналының өченче саны дөнья күрде. Редакция хезмәткәрләре журнал телебезне саклап калуга һәм үстерүгә этәргеч булып тора дигән фикердә.

"Алтын йомгак" журналы ел дәвамында "Янарыш" газетасында басылган яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җимешләреннән тупланган. Аның беренче саны 2012 елда чыкты, 2013 елда икенче саны дөнья күрде. Хәзер "Яңарыш" газетасының 2014 ел дәвамында "Алтын йомгак" балалар өчен иҗат мәйданы булып торган битендә басылган иң яхшы язмалар тупланмасы чыкты.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, республиканың милли сәясәт министрлыгы журналны бастыруда матди ярдәм итә. Быелгы басманың башкалардан аермасы да бар – ул тулысынча балалар язмалары, шигырьләре, рәсемнәреннән тупланган. Журналда үз язмаларын күреп, балалар иҗат итү өчен канатлана, башкаларда да кызыксыну уяна.

Айдар Такутдинов (у) һәм Нияз Тукманов
Айдар Такутдинов (у) һәм Нияз Тукманов

Яңа гына чыккан “Алтын йомгак-2014” журналын Ижау шәһәренең 10нчы санлы мәктәп укучылары бик кызыксынып карады. Буяу исе аңкып торган китапчык бик матур да. Балалар башта үзләренең мәкаләләрен эзләп тапты, дусларының язмалары белән танышты. 5нче сыйныф укучысы Айдар Такутдинов “Яңарышка” татар һәм рус теле дәресләрендә язган иншаларын юллаган. Әлеге китапчыкта аның күләмле генә мәкаләсе урын алган. Айдар әнисе белән Воткински шәһәрендә Чайковский музеенда булган. Сәяхәте хакында инша язган. “Чайковский музыкасы мине бик дулкынландыра, иҗат итәргә этәргеч бирә”, дип уртаклашты Айдар.

Нияз Тукмановның язмасы 2014 елда чыккан журналда юк. Әмма зур кызыксыну белән ул яңа басма белән танышып чыккан. Аның игътибарын 12нче мәктәп укучысының язмасы җәлеп иткән. “Ул үзенең хоккей уйнаган һәм күп кенә ярышларда җиңү яулаган бабасы турында язган. Мин үземнең бабам турында язарга булдым”, диде Нияз.

Алсу Мөхәммәтҗанова дусларының язмалары белән таныша
Алсу Мөхәммәтҗанова дусларының язмалары белән таныша

Алсу Мөхәммәтҗанова татар теле дәресләрендә күп темаларга иншалар язып, аларны редакциягә җибәреп тора икән. Аның язмасы “Алтын йомгак” журналының 2012 елда чыккан санында басылган булса, соңгыларына кермәгән. Әмма Алсу дуслары өчен сөенә.

Дөрестән дә, “Алтын йомгак” журналында басылган мәкаләме ул, шигырьме - барысы да балалар иҗаты. Биредәге рәсемнәр һәм фотосурәтләр дә балаларныкы. “Алтын йомгак” журналының 2014 елда чыккан саны нәкъ шул ягы белән башкалардан аерылып тора да”, диде “Яңарыш” газетасында балалар битен әзерләүче журналист Рилия Закирова. Быел да шундый журналны чыгарырга ниятлиләр. Шуңа да “Алтын йомгак” сәхифәсенә укучыларныүз язмаларын җибәреп торырга өндәде ул.

Үткән елларда“Алтын йомгак” битендә республика районнарыннан укучылар язмалары, рәсемнәре, башваткычлар күп урын алмаса, быел аларның саны да арткан, сыйфаты да яхшы якка үзгәргән. Китапчыкны туплап чыгаручы мөхәррир Рилия Закирова сүзләренчә, быелгы чыгарылыш өстендә эшләү бернинди дә мәшәкать тудырмаган.

"Алтын йомгак"ны әзерләүче журналист Рилия Закирова татар теле укытучысы Фәридә Кашаповага журналның яңа санын тапшыра
"Алтын йомгак"ны әзерләүче журналист Рилия Закирова татар теле укытучысы Фәридә Кашаповага журналның яңа санын тапшыра

Удмуртия язучылар берлегенең татар авторлары бүлеге җитәкчесе шагыйрь Ринат Батталов “Алтын йомгак” журналының ел саен басылып чыгуын уңай күренеш дип билгеләде. Ул балаларның берничә язмасына бәя дә бирде. Алар саф әдәби телдә язылган дип ассызыклап үтте Ринат Батталов. “Басма балалар күңеленә уелып калачак, мин күптән түгел татар авторлары китапларын карап утырганда, бер язмага юлыктым. Анда автор Краснобор районында газетада эшләгәндә редакциягә 11 яшьлек малай килеп керде һәм өстәлгә шигырьләрен сипте. Ул бүген танылган Ринат Батталов иде. Бу хәл илле ел элек булган иде. Минем дә хәтирәләремне яңартты. Бу басмадагы язмаларның авторлары өчен дә күп еллардан соң шундый хисләр кичерергә телим", диде Ринат Батталов.

Ринат Батталов балалар иҗатына бәя бирә
Ринат Батталов балалар иҗатына бәя бирә

“Хәтта өлкән яшьтәге язучыларны да уздырып, бик үзенчәлекле фикерле язмалар юллаган балалар. Бу алар белән горурлык хисләре дә, шатлык та, киләчәккә өмет, ышаныч та”, дип язган журналга кереш сүзендә “Яңарыш”ның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова.

Дөрес, газетага язмаларны балалар үзләренең ана теле укытучылары белән әзерли. Укытучылар да яңа конкурсларга теманы да тәкъдим иткәннәр. Рилия Закирова сүзләренчә “Гаилә альбомы” исемле бәйгене Юкамен районы укытучысы Мәрьям Арсланова тәкъдим иткән. Хәзер балаларның Җиңүнең 70 еллыгына багышланган язмалары күпләп килә икән.

Газетада басылган балаларның язмаларын, башка мәкаләләрне дә ана теле укытучысы Фәридә Кашапова татар теле дәресләрендә бик еш куллана икән. Балалар белән дәрестән тыш чараларда да, ата-аналар белән сөйләшкәндә дә язмалар ярдәм итә дип билгеләде укытучы.

Балалар кызыксынып яңа журналны карый
Балалар кызыксынып яңа журналны карый

Телләр белү, аеруча туган телне саклап калу – бүген көн үзәгендә тора. Шуңа да республиканың милли сәясәт министрлыгы бу юнәлештә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша. “Яңарыш” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, милли оешмалар әгъзалары башлангычын хуплап, тәкъдим иткән проектларны тормышка ашыру өчен министрлык матди ярдәм итә”, диде милли сәясәт министры Лариса Буранова. Шундый телне үстерүгә юнәлтелгән проектларны һәрчак хуплап, ярдәм итәчәкбез дип ышандырды министр. Димәк, 2015 елда балаларның газетада басылган иң күркәм язмалары журналда дөнья күрәчәк дип ышанырга урын бар.

XS
SM
MD
LG