Accessibility links

Казанда кризиска каршы ярминкәләр эшли


Казанда кризиска каршы ярминкәләр эшли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00

Казанда кризиска каршы ярминкәләр эшли

Доллар сикергәннән соң бәяләр артып китүгә аптыраган халык арзанрак бәя эзләп ярминкәләргә агыла. Бу хакимиятләр кризиска каршы күргән чараларның берсе.

Казанда узган ай башланып киткән ярминкәләр бу атнада да дәвам итте. 14 февраль көнне Казанның Авиатөзелеш районында, 123нче лицей янындагы мәйданчыкта Арча, Питрәч, Биектау, Яшел Үзәннән җитештерүчеләр, эшмәкәләр зур машиналар белән килеп, сату оештырганнар иде. Анда йомырка, бал, ит, сөт, майлар тәкъдим ителде. Сатып алучылар арзанрак бәягә йомырка, "Майский" совхозы алып килгән кыярлар, борычлар, аерым эшмәкәрләр тәкъдим иткән суган, бәрәңге, башка яшелчәләрне чиратлар торып һәм күпләп алып китте.

Бал, балавыз, ат итеннән казылык сатучылар янына килүчеләр әллә ни булмады.

Кайбер сатып алучылар "бәяләрегез кибеттәге кебек" дип җилкә сикертеп китте, башкалар, ит, май аз гына арзанрак сатылган киштә янында чиратка тезелде. Килүчеләр арасында авыруларын җиңеп, өйләреннән арбаларын тартып чыккан әбиләр, балалы хатыннар күп булды.

Шундый ук ярминкәләр Казанның тагын җиде урынында, зур кибетләр яки ябылып бетмәгән урам базарлары янында үтте.

Дәүләт статистика комитеты интернет сәхифәсендә гыйнвар аенда азык-төлеккә бәяләр үткән ел гыйнвары белән чагыштырганда 10-12% арткан дип әйтелә.

Ярминкәләр халык арасында киеренкелекне киметү өчен күрелгән чараларның берсе булып тора. Аларны авыл хужалыгы министрлыгы үткәрә. Февраль башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бөтен республика буйлап кризиска каршы махсус штаблар оештыру һәм эшсезлек, бәяләр дәрәҗәсен күзәтеп бару, кичекмәстән чаралар күрү бурычын куйды.

XS
SM
MD
LG