Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан умартачылары: "Доллар үсә, бал бәясе төшә"


Татарстан умартачылары: "Доллар үсә, бал бәясе төшә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:54 0:00

Татарстан умартачылары: "Доллар үсә, бал бәясе төшә"

17 гыйнвардан һәр шимбә Казанның Чехов базарында авыл хуҗалыгы тауарлары ярминкәсе эшли башлады. Халык ит-май, карабодай, ярмалар ала, балга игътибар кимеде, доллар үсте, бал бәясе төште, ди Татарстан умартачылары.

Татарстан умартачыларыннан 2014 елгы бал уңышын авыр сатулары хакында еш ишетергә туры килә, Авито сату-алу сайты да бал тәкъдим итүчеләр белән тулган. Өч литрын 700 сумга саталар, узган ел 1500-2000 сумнан сатыла иде. Казанның Чехов базарында умартачылар былтыргы куерган балның өч литрын 400 сумга куярга мәҗбүрләр, әмма уртача бәяне 1000 сум тирәсендә тотарга тырышалар. Чөнки аннан да түбән сату аларның кәефен төшерә, бал бәясе төшүгә исләре китә.

"Доллар үсте, бал бәясе төште. Безне бу бик борчый. Умартачыларда бал күп, сатып алучы аз. Чөнки кешеләрнең тормышлары начарайгач сәламәтлекләре турында уйламый башлыйлар. Күбесе ит, бәрәңге, ярмалар, шикәр комы кебек көндәлек ашарга кирәкле тауарларны гына сатып ала. Хәзер шикәр комының килосы бер литр бал бәясе белән тигезләшә", ди Татарстанның Аксубай районы умартачысы, фермер Иван Логинов.

Башка төр азык-төлек тауларын сатучылар бераз бәяләрнең үсүен әйтә, әмма әлегә кибетнеке белән чагыштырганда базарныкы күпкә арзанга туры килә. Шуңа да казанлылар ит-май, сөт, бәрәңге, ярма, карабодай, йомырка, оннарны ярминкәләрдән алырга тырыша. Бу мәсьәләдә Азатлык хәбәрчесе белән сөйләшкән сатучылар да, алучылар да бер фикердә иде.

Мамадыштан килгән ит сатучы абзый белдергәнчә, сыер итенең килосы 250-280 сум, сөякле кисәге 200 сум. Халык узган ел да, быел да әйбәт алды, ди ул.

Базарда йөрүчеләр арасында тормыштан зарланучылар да бар иде. “Хәлләр мактанырлык түгел, бәяләр үсә, акча кими, кризис та, кризис”, дип китте исемен әйтергә теләмәгән бер бабай.

Башкаланың Чехов базарында һәр атна азагында авыл хуҗалыгы тауарлары ярминкәсе үтәргә тиеш. Бу юлы казанлылар аз килде, халыкка ярминкә турында хәбәр барып җитмәгән ахры, диде сатучылар. Алар бик теләп үз тауарларын Казанга алып килергә әзер, яхшы урын һәм алучы гына булсын.

XS
SM
MD
LG