Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев: Сепаратистлар төнлә ун тапкыр ут ачты


Украина көнчыгышында узган төннән кертелгән утны туктату режимыннан соң сепаратистлар ун тапкыр украин хөкүмәт көчләренә ут ачкан. Украина баш хәрби штабында белдерүләренчә, атышлар системалы түгел һәм украин хәрбиләре арасында үлүчеләр юк.

Лугански өлкәсендә Попасная шәһәрендәге атышларда тыныч халык арасыннан ике кеше һәлак булган. Ядрәләр кибеткә, хастаханәгә һәм шәхси йортка эләккән. Өлкә губернаторы Геннадий Москаль сүзләренчә, утны сепаратистлар ягыннан ачканнар. Шәһәрдә шулай ук атыш һәм шартлау тавышлары ишетелә.

Сепаратистлар утны туктату режимын Украина хәрбиләре боза дип белдерә. Үзбилгеләнгән “Донецки халык республикасы” вәкиле Эдуард Басурин хәрби чара очраклары “Дебальцево” тирәсендә күзәтелгәнен әйтә. Киевта бу мәгълүматка аңлатма бирмиләр.

Донбасста утны туктату режимы 15 февральдә 00 сәгать 00 минутта үз көченә керде. Әлеге карарны украин хәрбиләренә ил президенты Петр Порошенко бирде. Элегрәк ул солых урнашмаса хәрби хәл кертелергә мөмкинлекне әйткән иде.

XS
SM
MD
LG