Казанда 15 февраль, совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн быел да 500гә якын кеше катнашкан митинг белән билгеләп үтелде. Кайберәүләр орден-медальләрен чылтыратып хәрби киемнәрдән килсә, күпләр тыныч кына куларына чәчәк тотып үзара сөйләште, хәл-әхвәл белеште, ялгыз аналар исә үзара гапләште, кемдер улын искә алды, кемдер ирен.
Митинг Казан түрәләренең һәм Казандагы хәрби җитәкчеләрнең инде гадәткә кергән ватанпәрвәрлек чыгышлары белән башланды. Башка елларда Әфганстанда һәлак булучыларга куелган һәйкәлне зурайту кирәклеге әйтеп булса да кителгән булса, быел бу турыда сүз булмады. Шунысы да игътибарны җәлеп итте, үткән еллардагы чараларда азмы-күпме Әфганстан турында шигырь булса да яңгыраса, быелгы митингта тулысынча урыс теле хакимлек итте. Хәер, әфганчылар бу чыгышларга артык игътибар да итмәде кебек, алар өчен күбрәк бергә хезмәт иткән иптәшләрен күрү, Әфганстан сугышында үлеп калган иптәшләрен искә алу мөһимрәк иде кебек.
Әфганстан сугышында 1987-1989 елларда катнашкан Габделһади Һадиев үзенең анда баруын әфган халкына булышырга бардык дип бәяләде.
"Безгә анда киткәндә интернационал бурычны үтәү һәм әфган халкына булышу максаты куелды. Киткәндә беребез дә каршы килмәде. Мин үзебезгә куелган бурычны үтәдек дип саныйм. Без аларга күперләр салдык, электр генераторлары эшләп бирдек. Кемдер бу эшләрне эшләде, ә кемнәрдер бу эшләрне башкаручыларны саклады.
Без Әфганстанга кергәндә анда сугыш баруын белеп кердек. Ә хәзерге көн күзлегеннән чыгып караганда, хәзер берәр илгә барып сугышырга кушсалар, бармас идем. Сугыш бик куркыныч әйбер, ул беркайчан да булмасын иде. Ватанны сакларга беренче булып барам, әмма башка җиргә бармыйм. Бер тапкыр сугышта булган кеше бүтән мондый сугышка бер тапкыр да бармый, аннан да куркыныч әйбер бу дөньяда юк", диде ул.
Әфганстан сугышында 1987 елда катнашкан Мәлик Шәнгәрәев, хөкүмәт Әфганстанда хезмәт иткәннәргә игътибарын киметте, дип әйтте.
"Бу көн турында хәзер үзәк телевидение дә кыска гына мәгълүмат белән чикләнә. Безне елдан-ел оныта баралар. Социаль яктан реабилитация дисеңме, психологик ярдәм, торак шартларын яхшырту дисеңме. Болар елдан-ел онытыла. Элек хәтта бизнес корганда да ташламалар каралган иде, хәзер алары да бетерелде. Безнең күп кенә ташламаларны бетерделәр дә, шул ике меңгә якын акчаны гына калдырдылар. Әйтик элегрәк фатирның зурлыгы әфганчының гаилә санына карап бирелсә, хәзер исә бу ярдәм әфганчының үзен генә исәпләп 18 кв2 метрлык субсидия рәвешендә генә каралган. Бу субсидия күләме 588 мең сум. Аңа нинди фатир сатып ала аласың?" дип белдерде ул.
Шәнгәрәев Әфганстандагы сугышка бернинди фатир да өмет итеп кермәүләрен, бары тик боерыкны үтәп кенә әлеге җиргә китүләрен әйтте.
"Бездән барасызмы, юкмы дип сорап тормадылар. Боерык булгач барасың инде. Әмма хәзер булса үз улымны ничек кирәк алай җибәрмәс идем. Дөресен әйтәм", дип ым кагып, әңгәмәне тәмамларга кирәклеген белдерде.
Казанда әфганчылар көне билгеләнде
1/15
Казансу буенда әфганчыларга куелган һәйкәл янында мактаулы каравыл
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
2/15
Әфганчылар митингына килгән хәрби мәктәп укучылары
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
3/15
Әфганстанда сугышкан элекке хәрбиләр
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
4/15
Митингта катнашучыларның саннары елдан ел кими бара
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
5/15
Әфганстан сугышында улларын югалткан аналар
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
6/15
Митингда хәрби оркестр Татарстан гимнын башкара
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
7/15
Tatarstan -- Meeting devoted to withdraw troops from Afghanistan, Kazan, 15Fev2015
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
8/15
Хәрбиләр Әфганстанда һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәлгә чыршы ботакларыннан ясалган венок сала
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
9/15
Әфганстанда сугышкан элекке хәрбиләр Казансу яры буендагы һәйкәлгә чәчәк сала
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
10/15
Әфганстанда һәлак булган дусларын һәйкәл янында хәмер белән хәтерләүчеләр дә булды
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
11/15
Һәйкәл өстендә калдырылган бер сынык икмәк һәм аракы
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
12/15
Митингта катнашкан хәрби мәктәп укучылары
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
13/15
Һәйкәлгә салынган канәфер чәчәкләре
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
14/15
Казандагы хәрби мәктәп укучылары һәйкәлгә чәчәкләр сала
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
15/15
Әфганстан сугышында катнашкан элекке хәрбиләр
15 февраль Казанда совет хәрбиләрен Әфганстаннан чыгарганга 26 ел тулу көне билгеләнде. Әфганчылар Казансу буендагы һәйкәл янында митинг оештырып корбан булган дусларын искә алды.
Previous slide
Next slide
Әфганстаннан совет хәрбиләрен чыгарган көн буларак билгеләп үтелә торган 15 февральне Казандагы митингка килгән күпләр үзләре өчен бер сөенеч һәм үлеп калган иптәшләрен искә алу көне дип атады. Митинг тәмамлангач күпләр һәйкәлгә чәчәкләр салды. Һәр елдагыча быел да бер төркем әфганчы һәйкәлгә бер стакан аракы һәм бер телем икмәк куеп, үзләре дә һәйкәл янында иптәшәләре хөрмәтенә хәмердән авыз итте.
Белешмә . Әфганстан сугышында Татарстаннан ун меңгә якын хәрби катнашкан. Аларның 262се Әфганстанда һәлак була, 201е контузия, 546сы төрле тән җәрәхәтләре ала. Әфганстанга "тәртип урнаштыру максаты" белән бәреп кергән совет гаскәренең соңгы төркеме бу илдән 1989 елның 15 февралендә чыгарылды.