Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли музей Гашыйклар көнендә гаилә корырга чакырды


Милли музей Гашыйклар көнендә гаилә корырга чакырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

Милли музей Гашыйклар көнендә гаилә корырга чакырды

14 февраль Казанның Милли музее Гашыйклар көне уңаеннан яшьләргә үзенчәлекле программнар тәкъдим итте. Яшьләр музейда гаилә тугралары ясап, Әби патшаны күреп, бер-берсенә шигырьләр язып, шаян загста язышып кайта алды.

Халыкка таныш бәйрәмнәрне, истәлекле көннәрне Татарстанның Милли музее да үз файдасына кулланып калырга ашыга. Гашыйклар көне яшьләрне музейга җәлеп итәр өчен уңай көннәрнең берсе иде, бигрәк тә быел 14 февраль шимбәгә туры килде. Без булганда музейга килүчеләр күп булмаса да, хезмәткәрләр әзерләгән экскурсияне, тәкъдим ителгән уеннарны уйнарлык тамашачыларны күрдек, күбесе яшьләр иде. Монда эшләүчеләр журналистларны күрсәләр тагын да игътибарлы булырга тырышалар, чөнки алар гашыйклар көненең музейда ничек үтүен килгән халык кына түгел, әле килеп карамаган кешеләр дә белсен дип тели. Быел өлгермәсә, икенче елга, Милли музей хезмәткәрләре белдергәнчә, алар мондый чараларны ел саен үткәрә.

“Традицион рәвештә Милли музейда ел саен 14 февральдә Гашыйклар көне бәйрәм ителә. Безгә килгән тамашачылар музей экспозициясе белән танышты. Шулай ук башка төрле чаралар да бар. Мәсәлән, әдәби салонда Фатыйх Кәрим, Гадел Кутуй, Абдулла Алишның фронттан язган мәхәббәт хатлары белән танышу мөмкинлеге булды.

Әби патша – Екатерина II бүлегендә, гашыйклар ул үткәргән реформалар белән таныша алды. Шунда ук Петр Iнең эшчелеге дә әйтелеп кителде.

Үзенчәлекле конкурс та тәкъдим ителде, Русиянең, Татарстанның, Казанның тугралары һәм гаилә герблары да бар. Гаилә гербларын яшьләрнең үзләренә дә ясап карау мөмкинлеге бирелде”, диде Милли музейның фәнни хезмәткәре Флүрә Дәминова.

Бигрәк тә уеннар, үз кулларың белән нидер эшләп карау яшь парларга хуш килде.

“Безгә гаилә туграсы ясау һәм шаян загс бик тә ошады”, диде Рафил Курамшин белән Наталья Горофеева. Алар Милли музейга беренче тапкыр килгән иде. Алга таба шаярып кына түгел, чын-чынлап гаилә корырга ниятлиләр дип аңладык.

XS
SM
MD
LG