Accessibility links

Шәрык клубы Тукай музеенда җыелды


Шәрык клубы Тукай музеенда җыелды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

Шәрык клубы Тукай музеенда җыелды

Милли җанлы татар яшьләрен берләштерүче Шәрык клубы чираттагы кичәсен 12 февральдә Казанның Тукай музеенда уздырды. Иҗади егет-кызлар даими бинаны юксына, уңай урын, яңа идеяләр эзли.

Шәрык клубы, даими бинасы булуга карамастан, яңа елда өченче кичәсен үткәрде. Ул Тукай музеенда узды. Бу юлы милли җанлы яшьләр, Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, яңа килгән кунаклар чарага бушлай керде. Алдагы очрашулар кафеларда үтсә, анда һәркем үзе өчен үзе түләде. Тукай клубында үткән кичәне Шәрык яшьләре – социаль челтәрләрдә “соңгы халява”, “Бик куп сандагы халык соравы буенча бер генә тапкыр 12 февраль Шәрык клубы (1906) “Tuqay Party” дип игъланнар тараткан иде. Әлеге очрашуның исеменнән күренгәнчә, иҗади, шигырь, җыр язучы, уен коралларында уйнап, җырлар башкаручы егет-кызлар җыелды. Күбесе бер-берсен белә иде, шуңа да оялып, тарсынып тормыйча сәләтләрен күрсәттеләр.

“Үз бинабаз булмаса да төрле биналарда, төрле җирләрдә шулай җыелышып, күңелле генә әдәби, мәдәни кичәләр үткәрүеребезне дәвам итәбез”, ди Фәнил Гыйләҗев. Ул Ирек мәйданы янындагы ТИҮ бинасын юксынуын белдерде, милли җанлы яшьләргә Шәрык клубының күчмә тормышы ошап бетмәве сизелде. Алар даими урын булуны теләде. Кемдер исә яңа урында яңа очрашулар узуны хуплады.

“Менә мондый милли, мәдәни кичәләр күбрәк булсын дигән теләктә калам. Чөнки шушындый мәдәни кичәләр берләштерә, безгә дәрт, рухи яктан камилләшеп яшәргә көч бирә”, ди яшь башкаручы Ләйсән Халикова. Ул бу көнне үзен курайчы буларак тәкъдим итте.

Шәрык клубының Тукай музеенда үткән кичәсендә катнашкан Татарстанның диния нәзарәтеннән Тимергали хәзрәт Юлдашев егет-кызларга вәгазь аша дини-милли хисләрне ныгытырга тырышты

“Буген Русиядә татарлар динне алып баручы халык буларак беренче урында торалар. Илнең нинди генә төбәгендә булмагыз, бөтен җирдә имам - татар кешесе. Алар вата, сындыра русча вәгазь сөйләргә мөмкин, ләкин барыбер татар булгач, без алар белән горурланабыз”, ди Тимергали хәзрәт. Ул һәм нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова Шәрык тәҗрибәсен кулланып дини клуб оештырырга чакырды.

Шәрык ул сибелгән татарларны берләштерүче үзәк булып торуын һәр кичәдә дәлилләп килә. Бу юлы да казанлылардан тыш, Уфа, Чистай, Түбән Кама шәһәрләреннән кунаклар күренде. Түбән Камадан килгән мөгаллимә Земфира Мотыйгуллина Тимергали хәзрәткә күбрәк гаилә кыйммәтләре, гаиләне саклауга юнәлгән вәгазьләр сөйләргә тәкъдим итте. Шәрык клубын ул саф татар гаиләсен кору өчен уңай урын булуын һәм мондагы танышу-кавышу тәҗрибәсен башка шәһәрләрдә дә кулланырга кирәклеген әйтте.

Тукай музеенда яшьләрнең игътибарын шагыйрь Рифат Сәлах та икеләтә алды, ул шигырьләрен сөйләп кенә калмады, гармун уйнап шәрыклыларны барсын бергә җырлатты. "Аулак өй"дәге хис тудырды. Күпләр аның гармунда уйнаганын беренче тапкыр күрде. “Болгар кызлары” төркеме классик романслар башкарды, курай, гармуннан тыш пианино тавышы да яңгырады.

Милли хисләр белән янучы яшьләр Шәрыкта дистәләгән булса да, оештыру эшләренең күп өлеше Гамил Нурга төшә. Ул хәләл мәҗлесләр белән бергә Шәрык эшчәнлеген дә алып барырга тырыша. “Яшьләр өчен кичәләр оештырырга бик күп көч, энергия китә. Төгәл бина булмау сәбәпле бигрәк тә, алга таба вакытлары, көчләре, идеяләре белән ярдәм итәргә теләүчелә булса бик рәхмәтле булыр идек”, диде Шәрык клубын оештыручы Гамил Нур. Әлегә киләсе очрашуларның хакында мәгълүмат юк. Шәрыкның Вконтакте битеннән яңалыкларны карап барырга киңәш итте.

XS
SM
MD
LG