Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның үз "Левиафаны" бар. Чын тормышта


Татарстанның үз "Левиафаны" бар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Татарстанның үз “Левиафаны”

Тукай районындагы кечкенә авылның башлыгы һәм китапханәчесе арасындагы низаг Татарстан югары мәхкәмәсенә кадәр барып җитте.

17 февральдә Татарстан югары мәхкәмәсендә беренче карашка гадәти булган бер эшкә кагылышлы утырыш узды. Тукай районы Иске Дөреш авылы башлыгы Равис Дүсадбәков һәм китапханәче Гөлсинә Чабатова арасындагы низагны башта җирле мәхкәмә караган. Зыян күрүче ханым карар белән килешмичә, югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Беренче карашка гади булган мәсьәлә күптән түгел Русиядә чыккан гаугалы "Левиафан" фильмының сценариенә охшаш: җирле түрә һәм гади эшче арасындагы каршылык, дәүләт структуралары гаделсезлеге.

Чабатова һәм Дүсадбәков арасындагы низаг 2013 елда ук башланган. Зыян күрүче ханым мәхкәмәдә аңлатканча, авыл башлыгы 16 майда китапханәгә килеп аннан ачкычны тартып алган һәм кулын авырттырган. Аннан соң Дүсадбәков Чабатованы носки кигән килеш кенә урамга куып чыгарган. Китапханәче алган җәрәхәтләрен медицина экспертизасы белән теркәгән. Низагның дәвамы буларак, авыл башлыгы Чабатованың инвалид улына да суккан. Равис Дүсадбәков үзенең чыгышында боларны кире кагып, бары тик китапханәчедән ачкыч алуын гына әйтте.

Әлеге очрак җирле мәхкәмәдә каралгач, түрәгә бары тик 10 мең сумлык акчалата җәза билгеләгәннәр. Моның белән килешмичә, зыян күрүче эшне югарырак инстанциядә карау өчен Татарстан югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.

Кичә узган беренче утырыш шактый кыска булды. Хөкемдарлар якларның сүзләрен тыңлагач, тиз арада җирле мәхкәмәнең карарын гамәлсез дип тапты. Әлеге эш алга таба да югары мәхкәмәдә каралачак.

XS
SM
MD
LG