Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курцвейл фаразлары: 2019-2099 еллар


Биологик фәһемнән миллиардларча тапкыр акыллырак гайре биологик фәһем оеша. Җир шары үзе гаять зур бер санакка әверелә.
Биологик фәһемнән миллиардларча тапкыр акыллырак гайре биологик фәһем оеша. Җир шары үзе гаять зур бер санакка әверелә.

Киләчәк буыннарны алда чиксез муллык, үлемсезлек һәм технологик сингулярлык көтә ди танылган фаразлаучы Рэй Курцвейл.

Танылган уйлап чыгаручы, техник футуролог, Google ширкәтенең техник директоры Рэй Курцвейл чираттагы фаразларын бәян итте.

Шәкли фәһем өлкәсендә төп белгечләрнең берсе саналган галим (Google ширкәтендә табигый телләрне эшкәртү һәм машина ярдәмендә укыту өлкәсендә техник директор вазифасын башкара – ред.) үзенең фаразларын 1990 еллардан бирле ясап килә. Аларның күбесе инде академик төсмер алды, кайберләренә бүген дә ышану кыен.

Рэй Курцвейл
Рэй Курцвейл

Галим фикеренчә, киләчәктә кешечелек чиксез матди муллыкка ирешәчәк, кешеләр үлемсез булачак. Дөрес, алар без белгән адәми затлардан бераз аерылачак. Кешенең яши-яши тузган органнарны 3D принтерда бастырылган яңаларына алыштырыла. Биологик бәдәнгә кечкенә нанороботлар, имплантатлар куела. Алар кешенең иммун системын бага, яшәешен тәэмин итә, чирләрне куа, кыскасы, үлемсез итә.

Җир йөзендә роботлашкан кешеләр җәмгыяте барлыкка килә. Биологик фәһемнән миллиардларча тапкыр акыллырак булган гайре биологик фәһем оеша. Җир шары үзе гаять зур бер санакка әверелә. Курцвейл бу күренешне технологик сингулярлык дип атый (үзе уйлап чыгарган төшенчә – ред.).

Галимнең соңгы 20 елда төрле китапларда, блогларда, чыгышларда, әңгәмәләрдә ясаган барлык фаразларын җыеп карасаң, безнең киләчәк 2019 елдан алып 2099 елга кадәр җентекләп сурәтләнгән дияргә була. Slon интернет-басмасы бу фаразларны бер инфограмга тезеп караган. Без аны Азатлык укучыларына да тәкъдим итәбез.

XS
SM
MD
LG