Accessibility links

Башкортстанда 2015-2017 елларга икътисади һәм социаль тотрыклылык планы әзерләнде


Президент Рөстәм Хәмитов
Президент Рөстәм Хәмитов

Башкортстанда президент Рөстәм Хәмитов, министрлыклар һәм идарәләр, иҗтимагый оешмалар катнашында узган киңәшмәдә 2015-2017 елларга икътисади үсеш һәм социаль тотрыклылык планы тәкъдим ителде.

50 маддәдән торган планда икътисадны төрлеләндерү, импорт урынына тауар җитештерү, эшкуарлык һәм инвестицияләр өчен уңай шартларны саклау, хезмәт урыннарында уңай эш мөнәсәбәтләрен тудыру, халыкның керемен күзәтү, торак проблемаларын чишү, социаль һәм медицина ярдәмен күрсәтү кебек тәкъдимнәр бар. Аның төп максаты республика халкын кризистан саклау, сәнәгать оешмаларның тотрыклы эшен тәэмин итү, диде президент журналистларга.

Башкортстанның кризиска каршы планы тулысынча федераль хакимият белән килештерелгән. Планда шулай ук кече һәм урта бизнеска ташламалар бирү турында да тәкъдимнәр бар.

XS
SM
MD
LG