Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар эшмәкәрләре Казанга җыела


Эшмәкәрләрнең 2012 елдагы беренче утырышы
Эшмәкәрләрнең 2012 елдагы беренче утырышы

Казанда 20-22 мартта IV Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм "Бөтенрусия татар авыллары" иҗтимагый оешмасы оештыра. Анда 40-42 төбәктән 500дән артык эшмәкәр катнашачак. Әлеге җыенда Русиягә кертелгән чикләүләр, импортны алмаштыру кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.

Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да планлаштырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты эшчәнлегендә татар авылларын саклау һәм үстерү эше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Татар конгрессы башлангычы белән төзелгән “Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы илнең төрле төбәкләрендә авыл-хуҗалыгы бизнесында алдынгы юнәлешләр тәкъдим итүче эшмәкәрләр белән актив эш алып бара.

XS
SM
MD
LG