Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы татар шагыйре Рим Идиятуллинга 75 яшь


Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан Рим Идиятуллинга бүләк тапшыра
Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан Рим Идиятуллинга бүләк тапшыра

Башкортстандагы талантлы татар шагыйре Рим Идиятуллинга 25 февральдә 75 яшь тулды. Аны котларга Казаннан да язучылар килде.

Башкортстандагы талантлы татар шагыйрьләренең берсе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рим Идиятуллинның тормышында истәлекле вакыйга. 25 февральдә 75 яшь тулды аңа.

Бу көннәрдә юбиляр ике республика язучылар берлекләреннән, шулай ук үзе озак еллар эшләгән "Кызыл таң" газеты хезмәткәрләреннән һәм башка басмалардагы күп каләмдәшләреннән котлаулар кабул итә. Казаннан да кунаклар килеп котлады аны. Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан белән халык шагыйре Роберт Миңнуллин әдипне фатирына килеп хөрмәтләде. Татарстан язучылар берлегенең һәм Татарстан мәдәният министрылыгының рәхмәт хатлары, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды юбилярга. Очрашу барышында Рим әфәнде үзенең соңгы вакытта язган шигырьләрен дә сөйләп ишеттерде.

Рим Идиятуллин милләтебезгә егермедән артык күренекле әдип биргән Чакмагыш районында туып үсә. Кечкенәдән әдәби иҗатка тартыла. Шуңа күрә дә югары уку йортының татар филологиясе бүлеген сайлый. Бар гомере буе диярлек Уфадагы "Кызыл таң" татар газетында хезмәт куйды талантлы каләм әһеле.

Журналист хезмәте күп вакытын алса да, әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт һәм форсат таба Рим әфәнде. "Кызыл таң" газетында да әдәби бүлектә эшләп, әллә күпме иҗатчыларның әсәрләрен матурлап дөньяга чыгара ул.

XS
SM
MD
LG