Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция: Мариупольне басып алу башланса Русияне яңа чикләүләр көтә


Русия тарафыннан якланган сепаратистлар Мариупольгә һөҗүм башласа Европа берлеге Мәскәүгә яңа чикләүләр кертәчәк. Бу хакта France Infoга Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус белдерде.

«Без сепаратистлар Мариупольгә һөҗүм башлаган очракта чикләүләр мәсьәләсе төптән үзгәрәчәген Русиягә аңлатырга тырыштык», диде ул.

Польша тышкы эшләр министры Гжегож Схетына сепаратистлар Мариупольны ала башлаган очракта авторматик кертелсен өчен яңа чикләүләр проекты «инде өстәлдә торырга тиеш» дип әйтте.

Үзбилгеләнгән «Донецки халык республикасы» һәм Киев вәкилләре Мариуполь районына сугыш әзерләүдә бер-берсен гаепли.

Инде ике тәүлек рәттән Украина көнчыгышында махсус чара урынында утны туктату режимын бозу кимүе әйтелә. Бу хакта махсус штаб вәкиле хәбәр итә. Узган төндә Мариуполь, Лугански, Донецкида украин хәрбиләренә ут ачу күзәтелмәгән. Шул ук вакытта кайбер авылларны утка тоту дәвам итә. Мисал өчен соңгы тәүлектә Дебальцево янындагы Попасная авылына сепаратистлар 15 тапкыр ут ачкан. Бу хакта Украина махсус хәрби штабы хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG