Февральдә «Левада үзәге» уздырган сораштырудан күренгәнчә, Русия президенты Владимир Путинның гамәлләрен хуплаучылар 86 процентка җиткән. Узган ай белән чагыштырганда Путинга ышаныч бер процентка арткан. Аның гамәлләрен хупламаучылар 13% тәшкил итә.
Русияләрнең 54% ил дөрес юнәлештә бара дип саный. Шул ук вакытта узган елның февралендә Путинны яклаучылар 69%, ә аннан канәгать булмаучылар 30% иде.
Путиннан тыш русияләр ышаныч белдергән җитәкчеләр арасында саклану министры Сергей Шойгу, тышкы эшләр министры Сергей Лавров бар.
Сораштыру 20-23 февральдә узды һәм анда Русиянең 46 төбәгендәге 134 шәһәр-авылдан 1600 кеше катнашты.