Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Мәскәү кушкан радиоларны гына тыңлаячаклар


Мәскәүдәге комиссия Кырым һәм Акъярда радио ешлыкларны бүлде. Ленур Ислямовның "Лидер" радиосы ешлыксыз калды. "Мәйдан" кырымтатар радиосы бу бәйгегә кертелмәде.

Әле узган атналарда гына 10 еллыгын бәйрәм итеп тыңлаучылар үтенече белән бөтен Кырымда трансляцияне арттыруга өмет иткән "Мәйдан" радиосы 25 февраль көнне Мәскәүдә узган бәйгегә катнаштырылмады. Ешлыктан колак каккан радиолар арасында Ленур Ислямовның (АТR телевидениесе, "Мәйдан" радиосы, "15 минут" интернет сәхифәсе һәм балалар өчен "Лале" иярчен ТВ каналы кергән медиа холдинг хуҗасы-ред.) "Лидер" радиосы да бар.

15 ел сөйләгән "Лидер" урынын 2014 елның июнендә генә теркәлгән, әлегә билгесез "РосКрымМедиа Продакшн" алган. Шулай ук күп еллар эшләгән "Транс-М" радиосы ешлыгын "Россия сегодня" каналының Кырымдагы вәкилчелеге "Медиапрофиль Крым" алган.

Соңгы 20 еллап Украина кануннары нигезендә эшләгән Кырым мәгълүмат чараларына, шул санда радиоларга 2015 елның 1 апреленә кадәр Русия кануннары нигезендә теркәлергә кушылды. Ул вакытка кадәр теркәлмәгән яки теркәлергә теләмәгән мәгълүмат чараларына тынычлап эшләп бетерергә мөмкинлек биреләчәк дип вәгъдә ителгән иде. Әмма Роскомнадзор декабрь аенда ешлыклар бүлүне 25 февральгә билгеләде.

Бердәнбер кырымтатар радиосы "Мәйдан" әлегә үз ешлыгында калган, әмма аларны бу бәйгегә кертмәгәннәр. Радиостанция Русия кануннары белән теркәлү өчен барлык документларын Мәскәүгә җибәргән, әлегә җавап алмаган. Хакимиятләр бәйгегә кертелмәүнең сәбәбе теркәлмәү дип аңлата. "Мәйдан" баш мөхаррире Асан Хәйретдинов эшнең моның белән генә тәмамланмаячагына борчыла.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов АТR телевидениесен тәнкыйтьләгәндә "Мәйдан" радиосын да "механизмның бер өлеше" дип атаган иде.

"Коткы таратучы, халыкка Кырым Украинага кире кайта ала дигән өмет бирүче һәм кирегә сукалаучы мәгълүмат чараларына республикада урын булмаячак. Ялган сөйләп халыкны куркыткан мәгълүмат чаралары нәрсәгә безгә?" дигән иде Аксенов.

АТR башлыгы Эльзара Ислямова исә бу гаепләүне кире кагып, "АТR коткы таратмый, Кырымда проблемнар булса – алар турында сөйли генә", дигән иде.

Бу көннәрдә Русиянең элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат чаралары эшен күзәтүче федераль оешма Роскомнадзор QHA "Кырым Хәбәр Агентлыгын" теркәүдән баш тартты. Моңа ризасызлык белдереп язган хатка Мәскәүдән җавап 12 мартка кадәр килергә тиеш. "Кырым Хәбәр Агентлыгын" Төркиядән кайтканда Кырымга кертелмәгән журналист Исмет Юксельнең хатыны Гаяна Юксель җитәкли.

"Мәйдан" радиосының язмышы исә теркәлү вакыты тәмамланганчы кыл өстендә булачак.

"Кырым" Дәүләт телерадиоширкәтендә кырымтатарча атнасына кырыгар минутлы ике тапшыру бар. Тапшыруның бер өлеше әдәбиятка, икенчесе музыкага багышлана.

Кырымның радио киңлегенә Казаннан "Тәртип" радиосы да керергә теләде, әмма аларга ешлык бирелмәде. Бу атнада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда татар телле радиога ешлык бирүне сорап шәхсән Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG