Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев һәм сепаратистлар авыр коралны чыгаруны дәвам итә


Украина хәрбиләре Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус комиссиясе күзәтчелегендә Донбасста Мински килешүе нигезендә билгеләнгән урыннан авыр коралларны чыгаруны дәвам итә. Махсус штаб вәкиле Анатолий Стельмах хәбәр итүенчә, алар коралларны билгеләнгән урыннан 25 чакрымга күчерә.

Үзбилгеләнгән “Донецки халык республикасы” башлыгы Александр Захарченко элегрәк сепаратистларның 90% техниканы күчерүен әйткән иде. Русия агентлыклары язуынча, бүген “Град” коралларын чыгару башланган. Анда Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус комиссиясе күзәтүчеләре катнаша.

Украина президенты Петр Порошенко сепаратистлар Мински килешүен үтәмәгән очракта, теләсә кайсы вакытта коралны кире үз урынына кайтарырга әзер булуларын әйте.

XS
SM
MD
LG