Accessibility links

Кыргыз хатын-кызлары корылтаенда сәламәтлек һәм икътисади иреклек турында сөйләшәләр


2014 елда Кыргызстанда Ана даны медале белән бүләкләнгән ханымнар
2014 елда Кыргызстанда Ана даны медале белән бүләкләнгән ханымнар

Бишкәктә барган Беренче хатын-кызлар корылтаен "Роза Отунбаева инициативасы" фонды һәм Социаль үсеш министрлыгы оештыра. Җыен Кыргызстанда хатын-кызлар хәрәкәтенең 90 еллыгына багышлана.

2 март көннәрендә Бишкәкнең дүрт югары уку йортында һәм Милли китапханәдә узган очрашуларның көнтәртибендә биш мәсьәлә тора диде Азатлыкка чараның матбугат вәкиле Төпчегөл Шайдуллаева.

"Хатын-кызларның сәламәтлеге, югары белем алудагы киртәләр, икътисади иреклекләрне яклау, гадел хөкем һәм хатын-кызларның сәясәттәге роле. Бу төп мәсьәләләрдә белгечләр үз фикерләрен әйтә, корылтайда катнашучылар белән фикер алыша", диде Шайдуллаева.

Иртәгә Милли филармониядә үтәчәк зур җыенда тәкъдимнәр һәм киләчәккә планнар турында сөйләшү булачак. Корылтайда 1200ләп ханым катнаша.

XS
SM
MD
LG