Сибай егете "Ислам дәүләтенә" ярдәм итүдә гаепләнә
Башкортстанның Сибай каласында яшәүче Радик Гыйлванов “Ислам дәүләте” исемле террорчы оешманы иганәләүдә гаепләнә. Аны “Террорчыл эшмәкәрлеккә ярдәм итү” маддәсе нигезендә 4 ел ярымга хөкем иткәннәр. Русия иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе хәбәр итүенчә, ул 2012 елдан 2014 елга тиклем сугышчылар хисабына 90 мең сумнан артык акча күчергән. Бу акчаны ул кала халкыннан мөселманнарга ярдәм йөзөнән җыйган. Хәер бирүчеләр акчаларның кайда җибәрелгәнен белмәгән.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?